26.07.2022

Җыр – моңга гашыйк табиб Фирдинант Вафин

– Фирдинант  әфәнде, үзегез белән якыннан таныштырып китегез әле.

-Татарстанның иң  матур урыннарының берсе – Балтач районы Алан авылында дөньяга килгәнмен. Ишле гаиләдә тәрбияләндем: өч апам, өч абыем  һәм мин – төпчек.  Кая гына барсам да, нинди генә матур урыннарны күреп соклансам да, шушы төбәктә узган самими балачак, яшүсмер вакытлар истә һәм күңелгә якын.

Юкка гына гомер башы балачак димиләр бит.

– Әйе, чыннан да, балачак һәркемгә дә якын. Гомернең иң рәхәт, күңелле һәм матур вакыты, әти-әни канаты астында яши торган чор. Ни арада үтеп китәдер? Сизми дә каласың.

Ә бүгенге көндә гаиләм белән Мәскәүдә яшим.Тормыш иптәшем Айсылу исемле, һөнәре бунча шәфкать туташы. Кызыбыз Кәримә унберенче сыйныфта, ә улыбыз Марат алтынчыда укый.

Хыял – өметләр дә шулай ук балачактан башлана бит, Фирдинант  әфәнде. Сезнең балачак хыялыгыз нинди иде?

– Мине күреп белгәннәр: “Артист булыр бу малай,”- дияләр иде. Башкалар да шуны көтте, үзем дә  кечкенәдән  җыр – моңга гашыйк булдым. Җиде яшьтә үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Аны туган көнемә Гөлнур апам район үзәгеннән алып кайтып биргән иде. Бераздан баянда да уйный башладым. Мәктәптә укыганда концерт һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, конкурсларда җиңеп, призлы урыннар яулый идем.

-Димәк, иҗат юлыннан китәргә сәләтегез, мөмкинчелегез дә булган?

– Бар иде, ләкин башкача язган булып чыкты. Минем белән булган бер вакыйга уй – фикер һәм хыялларымны бөтенләй башка якка үзгәртте дә куйды. Мәктәптә укыганда авырып китеп шифаханәгә эләктем. Сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Менә шушы хәл минем хыялларны бөтенләй башка якка юнәлтте. Минем дә табиб, хирург буласым килә башлады.

– Фирдинант әфәнде, кайсы хыял – теләк җиңде соң?

-Мәктәпне тәмаладым да Казан медицина училищесына укырга кердем. Аннан сон ике ел хәрби хезмәттә булдым. 1989 нчы  елны  Мәскәүдә Русия халыклар дуслыгы университетына укырга кереп, 1996 нчы елда бу уку йортының медицина факультетын кызыл дипломга тәмамладым. Тагын ике ел клиник ординатураның урология кафедрасында белем алдым. Бүгенге көндә Мәскәүдә  врач уролог булып эшлим.

 

Иҗаттан читләштегез инде алайса ?

– Алай ук димәс идем. Университета укыган чорда дүрт ел “Изге Ай” төркемендә солист булып йөрдем. Россиянең күп кенә өлкәләрендә концертлар куйдык. Мәсәлән, Казан, Ленинград, Иваново, Пермь, Оренбург һ.б. урыннарда чыгышлар ясадык. Шуны да әйтеп үтәсем килә: 1998 нче елда Мәскәүдә узган беренче Ваһапов фестивалендә катнаштым һәм өченче дәрәҗәдәге дипломант исеменә лаек булдым.

Фирдинант әфәнде, ә нинди җырлар башкарырга яратасыз?

– Күбрәк үзебез балачактан ишетеп үскән  җырларны башкарырга яратам. Алар ничектер күңелгә якын.Җыр – кешенең юлдашы,”- диләр бит. Ул әле яшәү чарасы да дип өстәр идем.  Җырлап яшәгәндә, җырлап эшләгәндә тормыш итү җиңелрәк, чөнки җыр кешегә рухи ныклык бирә.

-Сезнең һөнәр физик яктан да формада булуны таләп итә бит. Спортка мөнәсәбәтегез нинди?

– Буш вакытым булганда бассейнга барам. Һәм һичшиксез миллек белән мунча керергә яратам. Чамасын белеп чабынганда, тәнгә үзенчәлекле массаж ясала, организмда кан әйләнеше яхшыра, матдәләр алышынуы арта, иммун һәм нерв системасы ныгый… Мунча – дәва, сихәт.

-Буш вакытыгыз бармы соң сезнең,  әгәр булса, кайда һәм ничек уздырасыз?

-Буш вакыт юк дияргә дә була. Шулай да җай чыкса, дачада җир эшен яратам. Монысы кечкенәдән канга сеңгән инде. Аннары гаилә белән  концерт, театрларга барабыз.

– Фирдинант әфәнде, башкаларга нинди әйтер теләкләрегез бар?

– Табиб  буларак һәркемгә дә сәламәтлек телим.Сәламәт булганда гына барысын да эшләргә була: жырлыйсы да, биисе дә, уйныйсы да килә. Гомүмән, яшисе килә! Авырмагыз, гаиләләрегез сау- сәламәт булсын.

– Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар, күңел күтәренкелеге телибез.  Иҗат ялкыны дөрләп торсын, җыр гомерлек юлдашыгыз  булсын.

Мәдәнә егетләре - ил бөркетләре Назад к новостям Көрәшче Муса кыйссасы