28.07.2022

Земфира Минибаева иҗаты

Эшчән, сәләтле  милләттәшләребезне язмыш җиле  кайларга гына илтеп чәчмәгән! Әмма кайда гына булсалар да, алар  башкаларның динен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән, үзләренекен онытмаган, күп нәрсәдән гыйбрәт алып яшәгән. Сүзем  бүгенге көндә Пермь өлкәсенең кечкенә бер авылында яшәүче, иҗат дәрьясында кайнаучы милләттәшебез хакында.

Земфира ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле.

– Мин Пермь өлкәсенең Кишерть районы Югары Солянка авылында туып үстем. Ул якын тирәдә бердәнбер татар авылы. Халык телендә Лүк авылы дип йөртәләр.  Тормыш иптәшем Шамил белән утыз җиде ел бергә  гомер итәбез. Эльмар исемле улыбыз бар. Әтисе белән бергә  тимер юлда эшлиләр. Ике оныгыбыз: Неллига – алты, ә Юстинага  яшь ярым.

Сез нинди һөнәр иясе буласыз?

–Мин укытучы. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Пермь өлкәсенең Оса шәһәрендә педучилищеда белем алдым.  Башлангыч сыйныф укытучысы булып туган авылыма эшкә кайттым һәм мәктәптә егерме җиде ел география,  җыр фәннәрен укытырга туры килде. Соңыннан Пермь Дәүләт Университетының география бүлегенә кергән идем, кызганычка каршы, өч ел укыганнан соң бик нык авырып китеп, тәмамлый алмадым.

Хәзер дә эшлисезме?

–Ил күләмендә барган  берләштерү программасы безнең төбәкне дә читләтеп узмады. 2009 нчы елны мәктәбебез укучыларын Шумково авылына йөртеп укыта  башладылар. Балалар саны аз булганлыктан, кыскартуга эләгеп, эшсез калдым. Ун ел инде пенсиядә.

Мәктәбегез ябылды мени?

– Юк, ябылмады. Мәктәп – авылыбызның мәдәният, белем  учагы. Безнең кечкенә авыл өчен ул бик зур байлык инде. Ике катлы  матур таш бина 1990 елда салынды. Бүгенге көндә монда башлангыч сыйныфлар укый, шулай ук балалар бакчасы, авыл китапханәсе һәм музей бүлмәсе урнашкан. Зур спортзалы бар, татар көрәше буенча түгәрәк эшли. Шулай ук кул эшләренә өйрәтү  буенча да  эш алып барыла.

 Укытучы болай да иҗатка якын шәхес инде. Земфира ханым, сездә  шигырь язу теләге кайчан уянды?

–Иҗатка кереп киткәнне сизми дә каласың икән. Кеше үз башыннан кичермәсә, ышанмаска да мөмкин. Чыннан да, күктән иңә торгандыр ул. Мәктәптән чыршы бәйрәменнән кайтып киләм. Әкияттәге кебек матур йолдызлы кышкы төн. Әйтерсең лә энҗе сибелгән, аяк астында кар бөртекләре  җем-җем килә. Шулай шыгырдап торган ап – ак кардан акрын гына атлап кайтып барам. Кинәт күңелдә ниндидер аңлатып булмый торган бер хис туды. Җыр кебек.  Озак кына туктап басып тордым, күңелгә үзеннән – үзе сүзләр языла. Менә шулай  2000 елның декабрь аенда “Йолдызлы кич”дигән беренче шигырем туды.

Бигрәк тә нәрсә турында язарга яратасыз?

– Үземнең хис-тойгы, кичерешләрем, күргәннәрем, туган як, авыл турында язам. Мин күпләп шигырь язарга дигән максат куйганым юк. Кайчан хис- тойгы, уй-фикерләрем күңелдә яңгырый башлый, шунда шигъри юллар туа.

Сезнең җыр булып киткән шигырьләрегез бармы?

–Туган авылыма багышлап язылган шигырем җыр булып китте. “Лүк авылы” дип атала. Көен якташым Вилия апа Гусманова язды.
Сез бит әле  тормышчан чәчмә әсәрләре дә язасыз.

– Әйе. Аларда тормышта булган вакыйгалар, хәтирәләр, гаилә истәлекләре, таныш – белешләрнең сөйләгәннәре чагылыш таба. Әле менә күптән түгел генә язган хикәямдә әнием авырып киткәнче сөйләгән истәлекләр урын алды.

Земфира ханым, сез бит җыр укытучысы. Бу сәләт кемнән күчте икән?

– Җыр аша кеше үзенең күңел халәтен чагылдыра, шуңа күрә дә җырларга яратучылар күп дип уйлыйм. Минем әти авыл сәхнәсендә чыгыш ясаган.“Башмагым” ны җырлап районга конкурска бардык,”- дип сөйли иде. Әни белән икесе җырлаганнары исемдә калган. Милләтебез моңнарына мәхәббәт гаиләмнән килә. Күп җырларны, биюләрне әнидән өйрәндем һәм үземнең чыгышларымда әле хәзер дә кулланам. Бераз буш вакыты булса, улыбыз Эльмар кайбер көйләрне гитарада уйный. Гаиләмдә сәнгатьне якын итүчеләр шактый.

Сез үзегезнең иҗат кичәгезне дә уздыргансыз икән.

– Иҗат кичәсе үзебезнең коллектив белән тиз генә уйлап эшләнгән бәйрәм булды. Башта авылыбызның тарихы турында  минем шигырьләр белән чиратлаштырып , бәйләп чыгыш ясадык. Октябрь, Березовка , Суксун районы авылларыннан милләттәшләребез килеп безне котладылар. Авылыбыз тарихында беренче тапкыр булды мондый очрашу. Рәхәтләнеп үз туган телебездә аралашып, сөйләшеп, җырлашып  утырдык . Матур кичә, авыл өчен бик зур вакыйга булды ул.

Авылыгызның үз ансамбле дә  бар. Кемнәр йөри анда?

– Төркемебез “Хыял тамчысы” дип атала.Төрле өлкәдә хезмәт куйган  иҗат яратучы картәниләр барыбыз да.

Иҗат белән шөгыльлләнү өчен урын да кирәк бит. Мәдәни чаралар кайда уза?

– Мәктәп безнең клуб та әле ул. Спортзалны клуб дибез, анда сәхнә дә бар. 2017 елны без, пенсионерлар, бергә киңәшләшеп, төркем булып оештык. Киемнәр үзебез тектерәбез, алабыз, районнан да булышып куялар. Чын татарча итеп баянга кушылып җырлыйбыз, биибез, спектакльләр куябыз. Кирәк булса, бинаны үзебез агартабыз, чистартабыз… Менә шулай матур гына, иҗаттан аерылмыйча, бердәм булып яшәп  ятабыз.

Үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?

– Саулык – сәламәтлек һәркемгә, гаиләләрдә иминлек булсын. Тагын шуны әйтәсем килә: булганны саклап, бетермичә, авылыбыз яшәсен иде теләктә калам!

– Рәхмәт, Земфира ханым. Иҗатыгыз чишмәсе саекмасын, гөрләп торсын. Милли җыр – моңнарыбызны саклау, яшь буынга җиткерү юнәлешендә куйган хезмәтегез дәвамлы булсын. Сау – сәламәт булыгыз.

Фото  архивтан алынды.

Илнар Мөсәвиров: "Заказчигың" песи булса?!" Назад к новостям "Язмышны үзгәртеп"...