08.04.2025

Татарстан спортчылары кудо буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Татарстан спортчылары кудо буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

2025 елның 6 апрелендә Мәскәү шәһәренең «Динамо» спорт сараенда ГРУ махсус бүлекчәләренең һәлак булган сугышчылары истәлегенә багышланган Кудо спорт төре буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Илебезнең төрле төбәкләреннән 600дән артык спортчы катнашты.

Татарстан спортчылары «Прайд» (җитәкчесе Р. Н.Курбанов) һәм «Акимбо» (җитәкчесе П. В. Попов) күпсанлы җиңүләр яулап, лаеклы көрәш күрсәттеләр. Ананич Елизавета («Акимбо» клубы) 12-13 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады,  ә шул ук ярыш категориясендә чыгыш ясаган Жаворонкова Маргарита өченче урынны алды.

14-15 яшьлекләр арасында Гаянов Камил («Прайд» клубы) бронза медаленә лаек булды.

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә Илсөяр Иксанова белән очрашу узды Назад к новостям Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Хәзинә» программасы Уфа сәхнәсендә