Иҗат кешесенә бәя биргәндә, гадәттә, сүзне аның туып - үскән ягын искә алудан башлыйлар, чөнки һәркемнең холкы, дөньяга карашы шунда формалаша, ә туган як табигате үзенчәлекле моң алып керә.
Спорт кешене физик һәм рухи яктан чыныктыра, тормыш сынауларын узарга, җиңәргә көч бирә; ә җыр яшәргә дәрт өсти, тормыш ыгы - зыгысыннан арындыра, кайгы - хәсрәтне тарата, юата...
Иҗат шундый нәрсә, синең һөнәреңә, яшеңә, эшеңә карамыйча, үз эченә бөтереп алып кереп китә дә башка җибәрми. “Җыр минем гомерлек юлдашым булды: җырлап яшәдем, җырлап эшләдем, ул миңа тормышта бик ярдәм итте”, - ди озак еллар җитәкче, хәзерге вакытта укытучы булып эшләүче Флүзә ханым Халитова.
Ижатым белән дөньяга нур сибәсем, кешеләр күңелен тагын да ягымлы, матур итәсем, яктыртасым килә.
Халык белән гади булырга кирәк. Шундый гыйбарә дә бар бит: “Гади бул – кешеләр үзләре сиңа тартылыр.”
Ят кешеме, я туганмы — Барыгызга бер теләк. Дөньяда бәхет барлыгын Белеп типсен һәр йөрәк.