09.04.2025

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Хәзинә» программасы Уфа сәхнәсендә

Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасының  Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә коллектив үзенең «Хәзинә» программасын тәкъдим итте. Иҗат кичәсе шаян җырлар һәм  биюләр татар сәнгатенең асылын тәшкил иткән чыгышлар белән үрелеп барды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче бүлектә тамашачы хозурына «Аулак өй» вокаль-хореография композициясе тәкъдим ителде. Ул шаяру-такмазалар һәм осталык  белән башкарылган биюләр белән тулыландырылган иде.

«Аулак өй» – татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре якын булуының ачык мисалы. Бу  композициясне башкорт хореографы һәм балетмейстеры Фәйзи Гәскәров Татарстан композиторы Александр Ключарев музыкасына куйган. Әсәр татар Татарстанның халык язучысы, шагыйре  Нәкый Исәнбәт либреттосына нигезләнеп эшләнгән. Ә икенче бүлектә фольклор  белән сугарылган программа тәкъдим ителде. Концерт тамачыларны милли бию үзенчәлекләре белән таныштырды.Тамаша ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов йомгаклау сүзе белән тәмамланды.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Татарстан спортчылары кудо буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар Назад к новостям Баулыда унынчы тапкыр имамнар арасында волейбол ярышлары үтте