06.06.2025

2024/2025 елгы Россия Югары лига чемпионатының көмеш призерлары «Зилант» гандбол командасын бүләкләделәр

Уенчыларны һәм команданың тренерлар штабын ТР Спорт министры Владимир Леонов, команда директоры Константин Горбунов һәм «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев сәламләде.

Сәламләү сүзләреннән соң тантаналы өлеш башланды. Татарстан Республикасы спорт министры уенчыларны, «Зилант»командасының тренерлык һәм административ штабын медальләр белән бүләкләде. «Зилант» командасын әзерләүдә актив катнашкан өчен баш тренер Александр Алексеев, өлкән тренер Алексей Попов, тренер Владимир Макришин, физиотерапевт Павел Рогачев, менеджер Оксана Кириленка, PR хезмәте җитәкчесе Дмитрий Хрисанов, видеомейкер Эдуард Минникаев һәм администратор Ринат Мусин Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамоталарын алдылар.

Чыганак:  «Зилант» ГК матбугат хезмәте

Казанда химия буенча Халыкара олимпиада җиңүчесен тантаналы рәвештә каршы алдылар Назад к новостям XXI “Алтын мөнбәр” Халыкара Казан кинофестиваленең сайлап алу туры дәвам итә