07.04.2025
Удмуртиянең Ижау шәһәрендә Илсөяр Иксанова белән очрашу узды
Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашу узды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Шагыйрә тамашачыларның сорауларына җавап бирде, тел һәм әдәбият темасына борчыган сораулар күтәрелде. Очрашуда җирле шагыйрьләр, язучылар, китап укучылар, Удмуртия Республикасы «Ак калфак» оешмасы, мәктәп укучылары, Әгерҗе шәһәре китапханә хезмәткәрләре, язучылары катнашты. Чара шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Шагыйрә тамашачыларның сорауларына җавап бирде, тел һәм әдәбият темасына борчыган сораулар күтәрелде, диелә хәбәрдә.