06.04.2025

«Ак Барс» командасы «Автомобилист» хоккейчыларын җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының алтынчы уенында «Автомобилист» командасын 5:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер ике команда исәбендә дә өчәр җиңү, киләсе уен хәлиткеч булачак.

«Ак Барс» тан Никита Дыняк, Митчелл Миллер, Александр Барабанов и Эрик О’Делл (ике тапкыр) көндәшләр капкасына шайба керттеләр, ә  «Автомобилист»  командасыннан Данил Романцев  уңышка иреште.

Киләсе «Автомобилист» – «Ак Барс» уены 7 апрель көнне Екатеринбург шәһәрендә узачак.

Фото: ak-bars.ru

Казанда “Яз Гүзәле – 2025” старт алды Назад к новостям Удмуртиянең Ижау шәһәрендә Илсөяр Иксанова белән очрашу узды