28.05.2026

Казанда «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр.
Китап Татарстан Республикасы Алабуга һәм Менделеевск районы территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган гарәп язулы ташъязма истәлекләрне фәнни әйләнешкә кертүгә багышланган. Китапта гарәп язулы ташъязма истәлекнең, ягъни борынгы кабер ташларының, фотолары, оригинал текстлары һәм хәзерге телгә тәрҗемәләре тәкъдим ителә. Әлеге хезмәт тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләргә, галимнәргә, туган як тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адресланган.
Китапның авторлары – эпиграфика, тарихи-мәдәни мирас һәм татар язма истәлекләрен өйрәнү өлкәсендә танылган белгечләр Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев.
Хезмәт моннан 20 ел элек үткәрелгән фәнни экспедицияләр материаллары буенча язылган һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ярдәме белән бастырылган.
Эш барышында авторлар Алабуга районының 10 торак пунктындагы 428, Менделеев районының 13 торак пунктында 172 гарәп язулы ташъязма истәлекне өйрәнгән.
Фото:  «Татар-информ», Солтан Исхаков.

«Имин тәгәрмәч» конкурсында җиңүчеләр билгеле булды Назад к новостям Лаеш техникумы студентлары «Аҗаган 2.0» уены җиңүчеләре