29.05.2026

Лаеш техникумы студентлары «Аҗаган 2.0» уены җиңүчеләре

«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының республика этабында  махсус яшь категориясендә катнашучы студентлар командасы  осталыкларын кабат исбатлады.
Лаеш техник-икътисад техникумының «Пиранья» командасы икенче ел рәттән алтын медальләр яулый. Ярышлар 20–22 май көннәрендә Казан югары танк команда училищесы полигонында узды.
Биредә өч яшь категориясендә зона этапларында җиңү яулаган иң көчле коллективлар очрашты. Өч көн дәвамында катнашучылар отряд һәм индивидуаль сынауларда физик әзерлекләрен, рух ныклыгын, команданың  бердәмлеген күрсәттеләр.
Иң истәлекле вакыйгаларның берсе — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннихановның  патриотик фестивальгә килүе булды.

Фото: ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Казанда «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим иттеләр Назад к новостям 1 июньдә Казанда урам культуралары фестивале узачак