10.01.2025

“Ашыкмыйча яшик әле, яшәүнең ямен белеп,”- ди Рәмзия Шәрәфетдинова

Бүгенге көндә Италиядә яшәп, иҗат эше белән мавыгучы милләттәшебез Шәрәфетдинова Рәмзия Сәлим кызы тумышы белән Башкортостанның Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылыннан.

1961 елның апрель аенда Сәлим белән Хәзинә Зиннәтуллиннар гаиләсендә нәни кыз бала дөньяга аваз сала. Балага Рәмзия дип исем кушалар. Җитеш тормыш, тыныч,  җылы иркен өй. Барысы да үз урынында кебек, тик рәхимсез язмыш көтмәгәндә гаиләне  кара  кайгыга сала: 1970 елны,  озак  авырып та тормыйча, әти кеше бакыйлыкка күчә. Хәзинә ханым җиде баласын кочып ятим кала. Рәмзиягә исә ул вакытта тугыз яшь тә тулмаган була әле.  Әтисен сагынып юксына, өзгәләнә  кызчык. Ярый әле  әтисенең апасы Тәгъзимә гаиләсе, картәтәйләре балалар ятимлек ачысын татымасын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.

Яңа Калмаш сигезьеллык мәктәбеннән соң, Рәмзия Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм уңышлы тәмамлап, Чакмагыш районында хезмәт юлын башлый. “Знамя” колхозында зоотехник, хисапчы, экономист, баш экономист вазыйфаларын башкарырга туры килә аңа. Тамьян егете Шәрәфетдинов Радик белән гаилә коралар, өч кызлары туа. Тормыш матур гына дәвам итә. Тик инәенең язмышы Рәмзияне дә читләп узмый, 2002 елны тормыш иптәше  каты авырудан вафат була. Кырык бер яшендә тол калган хатын өчен тормышның бөтенләй көтелмәгән чоры башлана. Ярый гаилә дуслары, якыннары  ташламый…

Җитмәсә, колхозда хезмәт хакын вакытында түләмиләр, ә балаларны укытырга, ашатырга, киендерергә кирәк. Нишләргә? Шундый борчулы көннәрнең берсендә Рәмзия  иренең туганы Клара гаиләсеннән Италиягә чакыру ала: “Килеп күр, ошатсаң, бераз акча эшләп кайтырсың”, – ди якыннары, юлга акча салалар. Кырык биш яше тулган ханым,  тормышында кискен үзгәреш ясап, белмәгән , күрмәгән  чит – ят  илгә юл тота. Анда барсы да уңай килеп тора тагын. Туганнары ярдәме белән  эшкә урнаша, яшәргә кала.

Бу вакыйгалардан соң күп еллар узган инде. Рәмзия ханымның тормышы да, эше, иҗаты да җайланган. “Әлеге вакытта өч кызым да югары белемле, өчесе дә яраткан егетләре белән кавышып, үзләренчә дөнья көтеп ята. Өч оныгым – Ильяна, Данил, Тимур – үсеп килә. Кода-кодагыйлардан да бик уңдым, аларга да гел рәхмәтемне укыйм,” – ди Рәмзия ханым, сөенеп.

–Сез Италияга формалашкан шәхес булып килгәнсез. Ничек кабул иттегез чит җирне?

 Италия дигәч,  күз алдына  Леонардо да Винчи, Джордано Бруно, Федерико Феллини, Адриано Челентано, Лучано Паваротти, Моника Белуччи, Христофор Колумб кебек билгеле шәхесләр килә бит инде. Шундый кешеләр яшәгән ил әкияттәгедәй матур буладыр дип уйлый идем.

Мин туристик виза, сигез көнлек путевка  белән килдем. Сан-Марино республикасы, Венеция, Ватикан  һәм Италиянең бик күп шәһәрләренә сокланып йөрдем. Тиволи дигән  шәһәр барлыгын ишеткәнем дә юк иде, күреп шаккаттым, ә андый матур калалар бик күп икән монда. Әлбәттә, ул вакыттагы уй – хисләрем белән хәзергесе  аерыла. Ә ул чакта авылдан беркая чыкмаган, эштән арып – талып килгән хатын бит инде.Чыннан да,  Италия бик матур ил, тик үземнең туган як, Уфа шәһәре дә аннан һич калышмый, күңелемә якын.

Бәлки, үзем генә булсам, чит илдә яшәп тә кала алмас идем, тик иремнең икетуган сеңелләре, кияүләре үз канат асларына алгач, миңа артык кыен булмады, тиз ияләштем.

– Сез  Италиягә килгәч яза башладыгызмы?

– Шигырьләрне  күптән, кечкенә чактан ук язам дияргә була. Бу сәләтем әтидән күчкән. Язмаларымны башта беркемгә дә күрсәтмәдем, оялам, хәтта язган котлауларның да үземнеке икәнен әйтми идем. Ә интернетка куйган беренче шигырем “Авыл баласы”дип атала. Ниндидер бер төркемдә авылны хурлый башлагач, җавап итеп язган идем мин аны. Халык ошатты, кабул итте. Әлфидә исемле ханым: “Нигә шигырьләреңне куймыйсың, матур язасың бит,”- дип күңелне дә үсендереп җибәрде. Юкка гына: “Яхшы сүз -җан азыгы,”- димиләр бит. Менә шуннан бирле язмаларымны интернет челтәренә урнаштыра башладым.

– Сез бүгенге көндә инде берничә китап авторы.

– Әйе, шөкер, биш шигырьләр җыентыгым бар. “Күңелем чаткылары” исемле беренче китабым 2015 нче елны дөнья күрде. Аннан соң  “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыкларым басылып чыкты. Тиздән алтынчысы дөнья күрер дип өметләнәм.

Шактый гына шигырләрегез җыр булып канатланган. Кемнәр белән иҗади бәйләнештә торасыз?

Шигырьләремә көй язып, җырчылар яңа сулыш өргән, канат куйган җырларым шактый. Иҗатташ дуслар дип Л.Вахитова, Ф.Шарипова, Ф.Әхмәтнурова, А.Кильмитев, Н.Кадыйровларны атап китәргә була.

Рәмзия ханым, минемчә, шагыйрь һәрвакыт ниндидер хисләр өермәсе эчендә яшәргә тиеш. Иҗат шуны таләп итә.Сезне тормышта аеруча нәрсә илһамландыра һәм дулкынландыра?

Һәрбер  нәрсә. Тормыш – минем өчен иҗат. Нинди генә чорда яшәсәк тә,  тормышта үз урыныңны табарга, ямен, матурлыгын күрә белергә, һәрдаим ни дә булса эшләргә, үзеңә яңалык ачарга кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Бу бигрәк тә иҗат кешесе өчен мөһим.

Мин җитди  шигырьләр белән беррәттән сатира-юмор жанрында да иҗат итәм. Китапларымда да фәлсәфи уйланулар, бәйрәмнәр уңаеннан котлаулар, бәетләр, багышлаулар, туган як турында, үземнең хисләрем чагылган әсәрләр тупланган.

–Сез башка авторларның язмаларын укырга яратасызмы?

Әдәби әсәрләр күп укыйм, тик матур язган шагыйрьләрнең шигырьләрен, бик теләсәм дә, укымаска тырышам.  Ни өченме? Кайбер вакыт күңелемдә кисәк кенә шигъри юллар пайдә була, язып куям. Соңыннан нишләп болай тиз язылды, әллә берәр каян укыган идем микән дип, борчылып йөрим. Элек  яраткан китапларны табып уку кыенырак иде, хәзер бик рәхәт, интернетта барысы да бар диярлек, рәхәтләнеп укырга була.

Рәмзия ханым, сез яңа җирдә үз урыныгызны тапкансыз, матур яшисез. Ә шулай да туган як сагындырамы?

Әйе, булганына шөкер. Чыннан да, читтә яшәсәм дә, күңелем белән гел үз илемдә, үз татарым янында мин. Сөенгәндә дә, көенгәндә дә  бу ил җырлары түгел, ә үзебезнең татар моңнары күңелдән  китми.

– Үзегезнең бер шигырегезне укучыларга бүләк итсәгез, без бик шат булыр идек.

Рәхәтләнеп.

Гомер буе йөгерәбез,

уйласаң, ушлар китә.

Әйтерсең безне картлыкта,

бәхет, шатлыклар көтә.

Ашыгабыз көн узсын дип,

йоклар өчен төннәрен.

Иртән – эшкә, ә аннары

көтәбез ял көннәрен.

Кайчакларда ашыкканда,

егылабыз абынып.

Шуннан соң да яшәмибез

бер Ходайга табынып.

Шуңа җавап таба алмыйм,

кая ашыга кеше?

Уйлый мәллә дөньялыкта

бетәр диеп бар эше.

Юк, бетмидер, үлгәчтен дә

бездән соң бит эш кала.

Мөгаен дә, ашыгуның

сәбәбедер башкада…

Ашыкмыйча яшик әле,

яшәүнең ямен белеп.

Картайганда үкенечләр

тормасын йөрәк телеп.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Япон мультфильмнарын һәм "Гөлләр" дуэтын нәрсә берләштерә? Назад к новостям Автор - башкаручы Марат Эксанов. Мәскәү-Нижгар