Габдулла Рахимкулов–халык җырчысы
Габдулла Мөхәммәтгали улы Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша.
1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамбленә билгеләнә.
1950 елда ул Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри.
Аның җырчы булып китүенә җырчы Рәшит Ваһаповның да өлеше зур. Магнитогорскига концертлар белән килгәч: «Синең урының – профессиональ эстрадада!» – ди Казанга кайтырга чакыра.
1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рахимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан ул эстрада бүлегенә күчеп, үзенең концерт төркемен оештыра.
1961 елда ул Казахстанда эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләгәч, яңадан филармониягә чакыралар. Җырчы үз иҗатына бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган татар халык көйләрен репертуарына кертә. Ул татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Хөснул Вәлиуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре киң урын ала. Композитор аларның кайберләрен нәкь аңа махсус иҗат итә: «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз торналар», «Керфегеңә тамармын мин», «Дим-дим» .
Беренче сынауны Габдулла Рахимкулов Татарстан тамашачылары алдында үтә, аның җитәкчелегендәге концерт бригадасы республикабыз авылларында, шәһәрләрендә бик күп концертлар бирә. Халык соравы буенча, хәтта бер авылда гына да икешәр концерт куярга туры килә аңа.
Урта Азиядә, Себер, Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авылларында татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.1979 елда лаеклы ялга чыкса да, ул әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый.
Бүгенге көндә радио фондында Габдулла Рәхимкуловның сиксәнгә якын язмасы саклана. Аларның күбесе күренекле баянчылар: Мохтар Әхмәдиев, Абдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Сафъян Ибраһимов белән язылган.
40 ел дәвамында оештырылган гастрольләр, йөзләрчә узылган километрлар юллар–болар барысы да Габдулла Рахимкуловны Татарстанның халык артисты исеменә алып килгән олы хезмәт.