15.05.2026

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь дипломатларының Х форумы тәмамланды

Ябылу тантанасы кысаларында катнашучылар форумның йомгаклау документын кабул иттеләр һәм Яшь дипломатларның Халыкара ассоциациясенә яңа әгъзалар керү тантанасын үткәрделәр.
Тантананың модераторы булып Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Екатерина Акопян чыгыш ясады. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова мөрәҗәгать итте.
Дилбәр Садыйкова ассызыклаганча, яшьләр дипломатиясе академиясе яңа халыкара партнерлыкларга ачык һәм форумда катнашучы илләр, шул исәптән Камерун һәм Оман белән уртак программалар турында фикер алыша.
Ике көн дәвамында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән яшь дипломатлар гуманитар хезмәттәшлек, цифрлы дипломатия, мәдәниятара багланышлар һәм халыкара яшьләр багланышларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эш йомгаклары буенча катнашучылар алга таба багланышларның һәм уртак инициативаларның төп юнәлешләрен беркеткән йомгаклау документын кабул иттеләр.
Тантананың аерым өлеше делегатларның Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә керүе булды. Бу төрле илләрнең тышкы сәяси бергәлекләренең яшь вәкилләре арасында профессиональ һәм гуманитар элемтәләрне үстерә торган берләшмә.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Х Яшь дипломатлары форумы Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» халыкара икътисади форумы кысаларында узды һәм 20дән артык илдән яшь дипломатларны, халыкара оешмалар, хакимият органнары һәм эксперт берләшмәләре вәкилләрен берләштерде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Җырларыңда безне юаттың... Назад к новостям Мәскәүдә «Театр музыкасы. Музыка театры» бәйгесе