Казанда почтальоннар гаиләсен бүләкләделәр
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев почтада 100 елга якын гомуми хезмәт стажы булган гаиләне бүләкләделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәт династиясен Нина Николаевна Обухова 1985 елда почтага килеп башлый. Ул үзен җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтеп, почтада 31 ел хезмәт куя. Эшендәге казанышлары өчен аның ведомство бүләкләре бар.
Нина Николаевнаның тәҗрибәсе бөтен гаилә өчен чын үрнәк була. Аның артыннан һөнәрне кызлары һәм сеңлесе сайлый:
· 2000 елда – өлкән кызы Ирина Касыймова.
· 2002 елда – кече кызы Юлия Сизова.
· 2010 елда – сеңлесе Людмила Валегова.
Алар барысы да бүген Казан почта логистик үзәгендә эшли.
Династия үсүен дәвам итә. 2022 елда үзәккә Иринаның кече кызы — Анна Знатнова килә. Ә бер елдан соң коллективка Иринаның олы кызы Алина Курина һәм Людмиланың кызы Светлана Матвеева кушыла.
Бу көнне тагын 20 гаилә династиясен күпьеллык хезмәтләре өчен тәбрикләделәр. 17 кеше «Хезмәт батырлыгы өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.