17.10.2023

“Манзара”: бер көрәш тарихы “Нишләп кәмит булсын – чынлап көрәштеләр бит!”

Уйлап-уйлап утырам да, кызык кына бер фикергә киләм. “Манзара” билбавы өчен алышларның, өч ел Казанның цирк аренасында уздырылганнан соң, “Ак Барс” көрәш сараена күчүенең сәбәбе биредә чыгыш ясаучы хайваннарга бәйледер әле. Көрәш барган көннәрдә шул тирәдә генә булсалар, котлары алынгандыр аларның, көрәшчеләр киткәч цирк аренасына куалап та алып чыгара алмаганнардыр үзләрен…

Шаяруның да берникадәр өлеше дөреслектән тора, диләрме әле?! 2019 елның 19 гыйнварында Раил Нургалиев белән Радик Сәлаховның көрәшеннән соң читлектәге аю урынында булсам, ярты ел аренага чыгарга куркып торыр идем, мәгәр. 

Цирк бинасының моңа кадәр дә татар көрәшен уздырганы бар дип сөйлиләр. Андагы алышлар, сакланган кадәр фотосурәтләр көрәш тарихы китапларына да кертелгән. Әмма моның кебек каршылык булмагандыр. Ышанмыйм! 4 минутлык көрәш 20 минутка сузылсын әле!

– “Манзара” билбавы өчен республиканың гына түгел, Россия һәм дөньяның да көчле көрәшчеләре җыела. Һәм, беләсезме, Казан циркын тутырып килгән тамашачының күпчелеге батырның алмашуы өчен җанатачак. Иманым камил, “Манзара”ның былтыргы батыры – легендар Раил Нургалиев җиңелә икән, канәгать калучылар да күп булачак, – дигән иде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов циркта узарга тиешле бил алышлар алдыннан  матбугат вәкилләре белән очрашкан вакытында.

Келәмдә күпне күргән Хәлил әфәнде дөрес чамалый. Бу – спортта беркая да язылмаган хакыйкать. Узган ел батырны җиңүе белән котлап кул кыскан тамашачылар да, бүген аны сыртка салучы табылса, көндәшен аягүрә басып алкышлаячак.

…Цирк аренасында чыш-пыш килеп тә, шар ярып та фаворитлар турында бәхәсләшәләр. Күпчелеге җиңүгә дәгъвачылар дип Муса Галләмов белән Раил Нургалиевның исемнәрен атый. “Вәйт, финалда көрәш булачак!” – диешәләр. Бер келәмдә ныгып, хәзер икесе ике район өчен бил алышкан көрәшчеләр очрашсын да, күңелсез булсын, имеш! Радик Сәлаховны артык телгә алучы да юк. Нишләтәсең, ул елларның Зәй батыры хәзерге кебек бер җәйдә дүртәр машина отарлык дәрәҗәдә үк “куркыныч” көрәшче түгел иде шул әле. Ә Теләчегә килеп ныгыган Мусаның Раил Нургалиевка ныклап торып каршылык күрсәтә башлаган еллары бу.

Муса Галләмов тамашачыларның өметен аклады – ярымфиналда Башкортстан көрәшчесе Айнур Сыртаевны бик тиз сыртына салды. Һәм тыныч кына финалдагы көндәшен көтте.

…Цирк аренасының бер ягыннан кызыл көрәш киеменнән Раил Нургалиев чыгып килә. Атлап килешләре гадәттәгечә – салмак, үзен тыныч тота һәм үз алдына нидер сөйләнә (җиңел җиңүгә китерә торган догасы бугай!). Радик Сәлахов – көндәшенең капма-каршысы: кызу-кызу атлап чыга, борчылуы йөзенә чыккан (хәер, таныштыру барышында Раилнең титулларын санап чыкканчы борчылуының әсәре дә калмаган иде инде!).

Көрәшнең беренче 3 минуты этешеп-төртешеп, бер-берсенә сөлгесен билгә салырга мөмкинлек бирмәгән булып, бер сүз белән әйткәндә күңелсез генә узды да китте. Кисәтүләр буенча исәп – 1:1! “Ә син шәп көрәш була, дигән буласың тагын!” – дип кабыргама төртте янда утырган тормыш иптәшем. Шул вакытта миңа түгел, Раилнең касыгына төрттеләр мени – алды да салды көндәшен 2 баллга. Һәм менә шул минуттан башланды да инде тамаша! “Утыр! Ике генә балл!” – дип кәчтүменнән тартып шундук урынына утырттылар шатлыгыннан: “Булды, энем, чиста!” – торып ук баскан Теләчедән килгән агайны. Уянды тамашачы! Һәм келәмдәгеләр аларга башка “йокларга” рәт тә бирмәде. Күз алдына китерәсезме: көрәшнең соңгы 30 секунды башланганда исәп Раил Нургалиев файдасына 3:1 иде һәм әлеге ярты минут вакыт төгәл 9 минутка сузылды. Ә Радик чабыштан кигән аттай арена буйлап әйләнеп җиңүен бәйрәм иткәндә исәп аның файдасына 5:3 булырга өлгергән иде!

“Камбэк бу!” – диде янәшәмдә утырган берәү авылчарак итеп. “Нишләп кәмит булсын – чынлап көрәштеләр бит”, – дип сүз кыстырды икенчесе. Алар икесе дә хаклы иде!

Көрәшнең мондый борылыш алуы Муса Галләмов файдасына булды – алҗыган Радик Сәлаховны ышанычлы рәвештә чистага салды ул һәм “Манзара”да чемпион билбавына лаек булган икенче көрәшче булып тарихка керде. Үтәр тагын бер ел: циркта бу алышка караганда да мавыктыргычрак каршылыкның – Раил белән Мусаның көрәшенең шаһите булачакбыз әле. Анысында “начар гамәлләре” өчен көрәштән бераз читләштерелгән Радик Сәлахов та тамашаны читтән генә күзәтер, “Манзара”ның өченче батыры да барлыкка килер, ә без җай чыккач бу хакта тәфсилләбрәк сөйләрбез әле.

– Хөкемдарлык буенча сораулар бар. Алга таба үсәргә җыенабыз икән, оештыру коммитеты белән җыелып, кагыйдәләрне дә карарга кирәк, – диде бу бәйгедән соң Хәлил Шәйхетдинов.

Шул рәвешле (туры килү генә микән!) читтән күзәтүчеләр рәтенә Раил белән Радик алышын хөкем иткән Ленар Биктимеров та өстәлде. Хәер, монысы инде бөтенләй башка вакыйга.

 

Фәрид Салихов язмасы

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Илшат булганда көрәш тә матур. Назад к новостям "Ниндидер һөнәр алу өчен, белемле булырга кирәк", - ди җыр - моңга гашыйк Фидалия