Саба мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм уздырды
Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә кайгыртуга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Бу хакта “Саба таңнары” матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Саба җәмигъ мәчете биләмәсендә Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльмановның балалар өчен махсус әзерләнгән, дин нигезләре, дуслык, әти-әниләргә, якыннарыңа карата рәхим-шәфкатьле булу турында күркәм вәгазе белән башланып китте. Мәйданга җыелучыларны Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин сәламләде. Чыгыш ясаучылар бәйрәмгә килүчеләрне Балаларны Халыкара яклау көне белән котлады.
30га якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим итте. Балалар тәрле ярышларда көч сынашты. Уеннарда катнашучыларга район иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Лотерея уйнаттылар. Һәр бүләкне балалар сөенеп, рәхмәт әйтеп кабул итеп алды. Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына җыелды.
Фото: http://saby-rt.ru