27.07.2022

Саекмас чишмә иясе – Рима Шакирова

Киңкырлы сәләт иясе, автор – башкаручы, оста итеп баянда уйнаучы Рима ханым Шакирова Башкортостан республикасының Балтач районы Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.

-Рима ханым, үзегез, гаиләгез белән таныштырыгыз әле.

-Мин Башкортостан республикасының Балтач районы Усман авылы кызы. Бүгенге көндә Иске Балтач авылында яшим. Без гаиләдә 4 бала үстек: ике абыем һәм игезәк сыңарым Рита. Аллага шөкер, әти белән әни, туганнарым исән – саулар.

Сез җыр – моңга гашыйк кеше. Якыннарыгыз арасында иҗат белән кызыксынучы яисә шөгыльләнүчеләр бармы?

– Әйе, бар. Әти – әни икесе дә матур җырлый. Әткәй гармунда, ә ике абыем, минем кебек,  баянда уйный. Кече абыем белән Рита шулай ук моңлы, матур тавышлы.

Сез кайчан баянда уйный башладыгыз?

– 8 яшьтә уйный башладым. Өйрәнеп тә тормадым дияргә була. Әле дә хәтеремдә, кулга баянны алдым да, ике кул белән төймәләргә басып, “Агыйделкәй”дигән көйне уйнап җибәрдем.

Ишеткәнем бар: баянда ике якны бергә кушып уйнарга өйрәнү шактый катлаулы һәм вакыт таләп итә. Дөресме?

– Әйе, анысы дөрес. Гармун, баян – бик серле, үзенчәлекле уен кораллары. Сәләт кенә түгел, тырышлык һәм түземлек тә кирәк. Без бит гаиләдә кечкенәдән гармун моңын тыңлап, кушылып җырлап үстек. Күрәсең, миндә моң чишмәсе яшеренеп яткан һәм, вакыты килеп җиткәч, ургылып бәреп чыккан.

-Рима ханым, ә беренче тапкыр сәхнәгә җырларга  чыгуыгызны хәтерлисезме?

-Җырлый башлавым да шул сигез яшьләр тирәсендә булгандыр. Мәктәптә укыганда төрле бәйрәмнәрдә еш катнаша идем. Беренче тапкыр сәхнәгә башлангыч сыйныфта укыганда чыктым.

-Хәзер кайларда чыгыш ясыйсыз?

-Үзебезнең район сәхнәсендә төрле мәдәни чараларда катнашам. Узган ел Уфада “Туган тел” каналында булып кайттым.

-Рима ханым, кайчан көйләр иҗат итә башладыгыз?Көй ничек туа?

-2016 нчы елны, югары белем алгач, көйләр яза башладым. Югыйсә, миндә ул хыял  күптән яши иде. Сигезенче сыйныфта укыганда “Сандугачым” дигән беренче жырымны яздым: сүзе дә, көе дә үземнеке. Мин аны беркемгә дә әйтмәдем, күрсәтмәдем, оялдым. Ә көй ничек туа дигәндә, ул үзе яңгырый башлый, күңелгә килеп керә. Иҗат ул, минемчә, күңел халәте, йөрәк эше.

– Музыка буенча  белемегез булгач, көйләр язу кыен түгелдер? Нинди темалар Сезгә аеруча якын?

-Әйе, мин Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамладым. Музыка юнәлеше буенча югары педагогик белемем бар. Көйне төрле темага иҗат ителгән, тормышчан шигырьләргә язам.

Сезнең шактый гына җырларыгыз Гөлфия Шакирова белән бергә иҗат ителә. Ни өчен Гөлфия ханым сүзләренә күбрәк көй туа, әйтә алмассызмы?

-Әйе, Гөлфия Шакирова белән уртак җимешләребез шактый. Аның шигырьләре эчтәлекле, көй белән тәңгәл килеп торалар.

-Тагын кемнәр белән иҗади бәйләнештә торасыз?

-Мин башка авторлар белән дә тыгыз элемтәдә торам. Мәсәлән, Фәнәвис Дәүләтбаев белән күп җырлар иҗат иттек. Шулай ук Харис Нигмәтҗанов, Эльза Шагова, Эльза Хисамиева сүзләренә көйләр яздым. Ике туган абыем-Мәснәви Хәмәтшин белән үзебезнең туган авылга багышлап язылган берничә җырыбыз бар. Ирек Габдрахманов белән дә иҗатташ дуслар. Бүгенге көндә 180 нән артык җыр булып киткән көйләрем бар.

– Рима ханым, Сез балалар бакчасында эшлисез. Балалар өчен көйләр иҗат итәсезме?

– Әйе, соңгы вакытта Гөлфия Шакирова белән бергә балалар өчен дә берничә җыр яздык. Мәсәлән,“Сандугачым”, “Тынычлык турында жыр”, “Балачагым”  һ.б. Ул җырларны балаларга өйрәтеп, районда узган бәйгедә дә катнаштык әле.

Иҗаттан тыш тагын нинди яратып башкара торган шөгыльләрегез бар?

– Мин ашарга пешерергә, төрле матур гөлләр,чәчәкләр үстерергә яратам. Монда да иҗатсыз булмый, минемчә.

– Рус язучысы Пушкинга илһам көз көне килгән. Рима ханым, ә Сезнең яраткан ел фасылы бармы?Булса, ул көй язу, җыр белән бәйлеме?

– Елның бу фасылында көй, җырлар күбрәк яисә азрак туа дип әйтә алмыйм. Миңа елның барлык фасыллары да ошый, чөнки һәр ел фасылы үзенчә матур. Кайчан илһам килә, шунда көйләр туа, ә илһам төрле вакытта килә. Аның билгеле бер вакыты юк.

– Тормышта, иҗатта иң зур хыялыгыз нинди?

-Тормышта таза-сау, имин булып, бәхеттә яшәргә язсын иде димен. Иҗатта исә җырларымны зур сәхнәләрдән ишетергә иде, дигән хыялым бар.

Рәхмәт, Рима ханым. Күпкырлы иҗат чишмәгез саекмасын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Уңышлар Сезгә!

Туган авылы данын җырга күчергән Фәридә Назад к новостям "Җырлап яшәргә язсын"...