01.08.2022

Спорт һәм иҗатны үз иткән шәфкать иясе

Рэйлэ Әнвәр кызы Рамазанова Башкортостан республикасының Чакмагыш районы Рапат авылында туып үсә. Бүгенге көндә шул ук районның Калмабаш авылында утыз биш елдан артык шәфкать туташы булып халыкка хезмәт итә. Рэйлэ ханым турында: “Табиб булып туган. Җылы карашы, ягымлы сүзе күңелгә шифа, тәнгә дәва,”- ди авылдашлары. Шушы бер җөмлә кеше буларак та, табиб буларак та Рэйлэ Әнвәр кызының чын асылын аңлата. Олы мәгънәгә ия булган ошбу сүзләр аңа иң зур бәя!

Бигрәктә авыл җирендә, шәфкать туташы хезмәтендә вакыт чикләүләре юк бит. Теләсә кайсы вакытта барлык эшне ташлап, авырулар янына чыгып йөгерергә дә туры килә. Ул бит әле ир хатыны, әни, килен дә. Язмышның ачы сынавы да урап узмаган аны…

Рэйлэ ханым, балачактан ук табиб булырга хыялланган идегезме?

Юк, кечкенә чакта артист булырга хыялландым, тик тормыш сукмаклары мине башка юлдан алып китте. Ранап урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа шәһәренең медицина училищесына укырга кердем. 1986 елны яшь белгеч булып, Уфаның кардиология бүлегендә эшли башладым. Бер ел эшләгәч, үземнең мәхәббәтемне, булачак тормыш иптәшем Рамазанов Азат Шәфигулла улын очратып, 1987 елны гаилә учагыбызны тергезеп җибәрдек. 1991 елны иремнең туган ягы Чакмагыш районының Калмашбаш авылына кайтып төпләндек. Менә 35 елдан артык инде авылда шәфкать туташы булып хезмәт куям. Һич тә үкенмим, яратып эшлим, һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм.

Чыннан да сезне авылдашларыгыз бик хөрмәт итә.

Әйе, кешеләрне сәламәтләндерү, аларның шат йөзләрен күрү, минем өчен зур шатлык. 2014 нче елны хөкүмәтебез тарафыннан да  хезмәтемә зур бәя “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләндем.

 Табиб эше бик җаваплы һәм тынгысыз. Гаиләгез моңа ничек карый?

Безнең кебек һөнәр  ияләре өчен тәүлекнең 24 сәгате дә җитми. Гаиләм мине аңламаса, ярдәм итмәсә, тылым нык булмаса, эшләргә авыр булыр иде. Аллага шөкер, гаиләм бик булыша. Дус – тату гаиләдә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшем Азат һөнәре буенча укытучы, мәктәптә география һәм физик культура дәресләре алып бара. Олы улыбыз Артур автослесарь булып эшләп йөри, кызыбыз Гөлшат БДУның химия факультетын тәмамлап,Уфа шәһәрендә тормыш иптәше Булат белән матур гына яшиләр.

Спорт белән шөгыльләнергә, клиплар төшерегә дә вакыт табасыз. Җыр – моңга кызыксыну кайчан уянды?

Кечкенәдән җыр – моңга гашыйк идем. Беренче каләм тибрәтүем дә мәктәп еллары белән бәйле. Мәктәптә укыганда ук барлык мәдәни чараларда актив катнаша идем.  Клипларга килгәндә, 2015 нче елны З.Нагаева сүзләренә һәм көенә “Улым, улыкаем” дигән җырга беренче клибымны төшердем. Икенче клибым 2020 нче елны С.Вахитова сүзләре, Л.Вахитова көенә “Йөрәгемдә саклармын” дип атала. Бу җырлар улыбыз Аликның якты истәлегенә багышланган.

Рэйлэ ханым, сезнең гаилә бик авыр кайгы кичергән икән шул.

Әйе, тормышның ачы җилләре  гаиләбезне читләтеп узмады, язмыш зур сынау җибәрде.Типсә тимер өзәрдәй, сөлек кебек улыбыз Аликны  хәерле юл, уңышлы хезмәт итү теләп 2013 нче елны армия сафларына озаттык. Озак та үтмәде: “Ватан алдында бурычын үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак булды”, – дигән шомлы хәбәр алдык. Кара кайгы басты йортыбызны, бик – бик авыр булды. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнгә сабырлык, түземлек бирсен. Югыйсә, нинди якты өмет-хыял, максатлар  белән яши иде, балакаем. Очканда атылып төшкән кош кебек булды инде. Кечкенәдән спорт яратты, шуңа күрә физик культура факультетын сайлады. Бөре социаль педагогик академиясендә югары белем алды. Укыган вакытта ачери – биатлон белән шөгыльләнеп, югары нәтиҗәләргә иреште. 2011 нче елны Рәсәйнең спорт мастеры исеменә лаек булды.  Республикада, районда ел саен улыбызның якты истәлегенә төрле спорт ярышлары оешырыла.

Сезнең гаилә спорт белән бик актив шөгыльләнә. Нинди төрләргә өстенлек бирәсез?

Гомүмән, без спорт сөюче гаилә.Тормыш иптәшем Азат, улыбыз Артур теннис, хоккей, футбол уеннарына өстенлек бирсә, кызым Гөлшат белән икебез чаңгы, йөгерүне якын күрәбез. Үзем ел саен улыбыз Алик хөрмәтенә уздырыла торган республикакүләм чаңгы ярышларында катнашам, район үзәге Чакмагышта уза торган чаңгы ярышларында призлы урыннар яулыйм.

Сезнең күңелгә кышкы табигать якынрак кебек тоела.

Һәр ел фасылының үзенә генә хас үзенчәлеге, матурлыгы бар бит. Мәсәлән, кыш аклыгы, сафлыгы белән ошаса, яз исә шаулап аккан гөрләвекләре, сыерчык сайраулары белән күңелне яулый. Җәй айлары чәчәкле болыннары, җиләкле аланнары, хуш исле урманнары белән хисләндерә, көзнең исә алтын яфраклары тәэсирләндерә.

Мондый нечкә күңелле ханым шигырь язмый калмас дигән уй йөгереп узды, Рэйлэ ханым.

Чыннан да, мин бик нечкә күңелле, хисчән, иҗади кеше. Әйткәнемчә, беренче шигырьләремне мәктәп елларында ук яза башладым, ләкин дөнья мәшәкате белән ул мавыгуым бераз сүрелеп торды. Гаиләбезгә килгән кара кайгы тагын кулыма каләм алдырды, иҗатка этәрде. Шигырь шатлык бәхеттән генә түгел, кайгы – хәсрәттән дә туа икән.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен күңел җыр – моң сорый?

Мин үзем моңлы җырларны яратам. Җыр яшәргә көч, дәрт бирә, тормыш ыгы – зыгысыннан арындыра, вакытлыча булса да, кайгы – хәсрәтне тарата, юата…Җыр аша шатлыгың белән дә уртаклашасың. Менә шундый вакытларда күңел җыр сорый, минемчә. Җыр минем өчен  тормышта янәшә баручы юлдаш дияргә була.

Иҗади бәйгеләрдә катнашасызмы?

Район күләмендә узган төрле мәдәни чараларда актив катнашам. Башкортостанның “Туган тел”каналы уздыра торган “Сәләт” фестивалендә “Вокал – соло” номинациясендә беренче урын алдым. Катнашырга кирәк дип уйлыйм, миңа, мәсәлән, бәйгеләр рухи азык чыганагы.

Тагын нинди яратып башкарган мавыгу, шөгыльләрегез бар?

Буш вакытта гаиләмне төрле тәмле ризыклар белән сыйларга яратам. Аш – су серләренә мине әнкәебез Гөлҗиһан Сәләхетдин кызы төшендерде. Аңа 85 яшь. Бүгенге көндә дә безгә үзенең файдалы киңәшләрен биреп тора, гаиләбезнең зур  таянычы ул.

Шулай ук йорт тирәсендәге бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Алар минем сердәшләрем: сөйләшә – сөйләшә, җыр көйләп, шатлыкларны бүлешәм, борчу – сагышларымны таратам.

Үзегез кебек иҗат, спорт сөючеләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?

Һәркемгә саулык – сәламәтлек телим, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Спорт кешене физик һәм рухи яктан чыныктыра,тормыш сынауларын узарга, җиңәргә көч бирә. Кешегә иҗат спорт кебек үк бик кирәк. Күңелегез тели икән, бернигә дә карамыйча, иҗат итегез.

Рэйлэ ханым, күңел түрегезне ачып, эчтәлекле һәм  мәгънәле әңгәмә корганыгыз өчен зур рәхмәт! Үзегезгә, гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, сабырлык телибез. Сезгә һәр өлкәдә зур уңышлар насыйп булсын!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Җитмеш җиде төрле һөнәр иясе - Альбина Нафикова Назад к новостям Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлчибәр Садыкова эшчәнлеге