15.03.2025

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотобәйгесе узачак

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотобәйгесенең гариза бирү кампаниясе башланды.

Фотоконкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Эшләр 2025 елның 10 мартыннан 20 июленә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

-«Үлемсез полк. Татарлар Ватанга хезмәттә» (татар халкының төрле тарихи чорларда – борынгы Болгар ныгытмаларын саклаучылардан алып Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм бүгенге хәрби хезмәткәрләргә кадәр – күрсәткән батырлыгы турында истәлек);

-«Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары. Татар халкының тарихи туган иле, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән элемтә» (гореф-гадәтләр, йолалар, тел һәм көнкүрешнең башка мәдәни мохит шартларында саклануын искәртеп, Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдәге татар җәмгыятьләре тормышының уникаль аспектлары);

-«Мирас бизәкләре: татар осталары сәнгате» (детальләр, бизәкләр, иҗат процессы һәм әзер эшләнмәләр аша Татарстандагы традицион һөнәрләрнең матурлыгы һәм тирәнлеге).

Фотоконкурста 18 яше тулган, анкета-гариза биргән, бәйге тематикасы һәм Фотоконкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләр буенча эшләрне билгеләнгән срокларда тапшырган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Динара Нуруллина: “Җыр безгә юаныч булды” Назад к новостям Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында өч алтын яулады