26.07.2022

Үзешчән композитор, автор – башкаручы Рузалия Галлямова

Үзешчән композитор, автор – башкаручы Рузалия   Касыйм кызы Татарстан республикасының Әлмәт районы  Габдрахман авылында дөньяга килә. “Мин ашыгып, җиде айдан дөньяга аваз салганмын. Әбием сөйләве буенча, хәтта бармакларым да аерылып бетмәгән, бүреккә салырдай бик кечкенә булганмын. Ә әнигә ни бары унҗиде яшь. Ул бер мәртәбә дә имезмичә, миңа ун ай тулар – тулмас авылдан чыгып киткән. Бәби тапкан апалар имезеп, әбиемә мине үстерергә ярдәм иткәннәр,”- дип хәтерен яңарта Рузилә ханым. Кечкенәдән тулы ятим калып, әбисе (әнисенең әнисе) тәрбиясендә авылда 4 нче сыйныфны тәмамлый. Бишенчегә  аны заманасы өчен бик дәрәҗәле булып саналган Яңа-Кәшер сигезеллык интернат-мәктәбенә урнаштыралар. “Мин монда күпмедер дәрәҗәдә тормыш мәктәбен үттем дияргә дә була. Үзем дә бик тырыш идем, яхшы укыдым. Интернатта баянда  уйнарга өйрәндем,” – ди Рузалия ханым.

Сигезенче сыйныфны  уңышлы тәмамлаганнан соң, интернат директоры Имами Гыйлфанович кызны тугызынчыга урнаштыра. Рузалия интернатта кече тәрбиче вазыйфасын да башкара һәм шунда торып укый. Урта белем алган  кыз Алабуга мәдәният көллиятендә укуын дәвам итә һәм соңыннан туган авылы Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе  булып эшкә кайта. Билгеле инде, мәхәббәт тә аны читләп узмый, 1975 нче елны уңган, эшчән егет Рәзил белән гаилә корып, матур гына тормыш көтә башлыйлар.

    Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган Рузалияне язмышы 1976 нчы елны мәктәпкә алып килә: өлкән вожатый булып урнаша. 1987 – 1992 нче елларны Чаллы педагогия институтында читтән торып белем алгач, ниһаять, аның балачактагы хыялы тормышка аша: башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча эшли башлый.

Рузалия ханым укучыларның  яраткан укытучысы, әти-әниләрнең хөрмәтле мөгаллиме булып күп еллар намуслы хезмәт куеп,  2015 нче елны лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән малай һәм  кыз устереп, бүгенге көндә инде оныкларына шатланып яши.

– Рузалия ханым, Сез әбиегез турында әле хәзер дә бик җылы истәлекләр саклыйсыз.

– Әбием миңа әти-әнине алыштырган  якын кешем.  Бу искә алу аңа дога булып барсын. Ул 1912 елны туа. Заманы өчен алдынгы фикерле авыл хатыны, Корьәнне яттан белә. Әбиемнең тормыш юлы бик тә гыйбрәтле. 1921 елгы ачлык вакытында әнисе үлеп, 10 яшендә ятим кала, үги әни белэн үсә. Мәдрәсәдә белем ала. Әнисе вафат булгач, кыз аңа үзе ясин чыга. Аллаһы Тәгалә әбиемә төрле яктан сәләтне мул биргән: матур җырлый, бик шат күңелле, шигьри җанлы кеше  иде мәрхүмә. Сөйләшкәндә дә гел шигъри юллар белән җавап бирә иде. Бабаем сугышка киткәндә әби 4 бала белән калса да, бөтен авырлыкны җыр-моң белән кичерә, балаларын да кеше арасында ким-хур итми. Бабай 1943 елда һәлак була, әмма әби аны гомере буе көтте. Иренә тугрылыклы булып, 87 яшендә бакыйлыкка күчте. Мин әбиемә бик рәхмәтле.

Тагын бер бик якын кешем бар. Ул – Хәмдия әнием. Әбиемнең малае Рафаил абый миңа 3 яшь булганда Сарманнан бик чибәр Хәмдия исемле кызга өйләнә. Ходай Тәгалә аңа матурлык кына тугел, миһербанлы йөрәк тә биргән.  Ул минем өчен “матур әни” булды. Шушы җиңгәмә гомерем буе рәхмәтлемен. Аллага шөкер, бүгенге көндә ул исән – имин. Авылыбызның остабикәсе. Хәмдия әниемнең догалары, теләгән теләкләре безгә яшәргә көч, киңәшләре җанга дәва бирә.

– Сез көйләр, шигырьләр язасыз, баянда уйныйсыз,үзегез автор-башкаручы. Бу сәләтләр кемнән күчкән?

Әбием турында әйттем бит. Ул үзенең бөтен сәләтен миңа тапшырып калдырган дип уйлыйм.Үҗәтлеккә, сабырлык һәм тырышлыкка да аннан өйрәндем.

– Кайчан баянда уйный башладыгыз?

– Күршебездә баянда уйнаучы Салават абый бар иде. Мин аларга керәм дә уйнаганын сәгатьләр буе карап утырам. Баянны сорарга куркам, чөнки баян иң кадерле нәрсәләрнең берсе.

Шул елны интернатта укый башладым, анда баян түгәрәге эшли. Баянны кулга алдым да Зифа Басыйрова репертуарыннан “Гармунчыга” дигән көйне уйнап жибәрдем. Түгәрәк җитәкчесе мине уйный белүче дип кабул итте инде, ә мин үз – үземә шаккатып утырганым әле дә  хәтеремдә. Ул җырны 5 яшемдә вакытта әбием өйрәткән иде. Күрәсең, моң күңелгә сеңгән, бармакларым да жырлый башлаган, чөнки бер тапкыр кулга баян тотмыйча, ничек уйнарга була. Соңыннан нинди көй ишетәм, шуны уйнадым. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесында ярыйсы гына нота грамотасына өйрәндем, ләкин  баянда барыбер ишетеп (на “слух”) уйнадым. Нота белүем мәктәптә  балалар белән эшләгәндә бик ярдәм итте.

– Рузалия ханым, Сездә көй, шигырь язу теләге кайчан уянды?

-Мин артык таләпчән, ахры, үземне сәләтле кеше дип уйламадым. Шигырьләремне үзем өчен һәм балалар белән бәйрәмнәр  оештырганда яздым. Җырларны да кем сорый, шуңа язам. Соңыннан бер шөгыльгә әйләнде. 1987 елны катлаулы операция вакытында клиник үлем кичердем. Сырхауханәдән  кайткач, авылыбыз шагыйрәсе Энҗе Мөэминова хәл белергә килде. Жиңү көне алды иде. “Бер кайтырсың кебек” дигән шигырен алып килгән. “Әйдә әле, Рузалия, бәйрәмгә җыр язып карыйк,”- ди. Шул чак бабаемны гомер буе көткән әбиемнең сурәте күз алдыма килеп басты.  Шигырь үзеннән үзе җырлый башлады, бик моңлы көй туды. Энҗе апаның китабын кулга алсам, бөтен шигыре дә “җырлый” икән бит!Үзем баянда уйныйм, җырлап магнитофонга яздырам, нотага төшереп барам… Бер ел дигәндә унике шигырьгә көй язылды. Хыялланам дип торам.

– Кайларда чыгыш ясыйсыз?

– Мин гаилә белән эшне беренче урынга куйдым, шуңа күрә авыл сәхнәсе һәм Әлмәт паркыннан башка урында чыгыш ясамадым дияргә була. Шулай да 1992 елны Разин Нуруллин дигән журналист тавышымны яздырып, радио аша кечкенә концертымны дөньяга ишеттерде. Инде менә хәзер интернет аша үземне халык белән таныштырам. Мәктәптә эшләгәндә тәрбияви чаралар өчен балалар шигырьләренә күп көй яздым, тик аларны туплап бармадым шул. Үз авылымда, шулай ук тирә-як авылларда оештырыла торган  концерт, Сабан туйларда автор – башкаручы буларак чыгышлар ясыйм.

-Сезне тормышта аеруча нәрсә илһамландыра һәм дулкынландыра?

-Төрлечә була, ул күңел халәте белән бәйле. Безнең йортыбыз бик матур урынга урнашкан бит. Янәшәбездә генә Нури бабай чишмәсе, ерак тугел – шомырт әрәмәсе, ә аның яныннан боргаланып Зәй елгасы ага. Бөтен көй-моңнарымның илһам чыганагы – туган ягым табигате.

– Сез китап та бастырып чыгаргансыз. Шул турында да сөйләгез әле.

-Әйе, башлангыч сыйныф  укытучылары очен “Дәрестән тыш уку программасы”. Анда Әлмәт төбәгендә яшәүче язучыларның шигырьләрен кулланып эшләнгән дәрес эшкәртмәләре һәм үзем иҗат иткән җырлар тупланган. Казан китап нәшриятендә басылып чыкты.

– Бик матур иҗат кичәгез дә узган.

– 2017 нче елны авыл клубында “Жырларымда язмышым” дип исемләнгән 30 еллык иҗат кичәм узды.Ул иҗат җимешләрен барлау, туплау, нәтиҗә булды.

– Рузалия ханым, автор-башкаручы буларак кайчан чыгыш ясый башладыгыз?

– Бик еш булмаса да, эшләгәндә төрле конкурс, фестивальләрдә катнаша идем. Тик Әлмәттән ары чыгыш ясаганым юк, чөнки тормыш иптәшем баян уйнап, җырлап йөрүемне “эшсезлек” итеп кабул итте.

-Иҗади бәйгеләргә мөнәсәбәтегез ничек?

-Дөресен әйтергә кирәк, бәйгеләрне бик өнәп бетермим. Анда еш кына хаксызлыкка юлыга идем, бәлки шуңадыр. 2004 елдан башлап укытучы һөнәре буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә еш катнаштым.  Кайсыларында бер атна элек кем жиңәсен белә идек. Ул бәйгеләрдә үзем уйнап җырлауның файдасы тигәне дә булды. Иҗат иткән җырларым өчен 2006 нчы елны Әлмәт районында уза торган торган Рафаил Төхфәтуллин премиясенә лаек булдым. Шулай ук 2009 нчы елны  “Ел хатын- кызы” конкурсында зона турын уздым.

Рузалия ханым, кемнәр белән иҗади бәйләнештә торасыз?

-Иҗатташ дусларым элегрәк Энже Мөэминова, Клара Булатовалар иде. Хәзер яңа дуслар: Фәнәвис Дәүләтбаев, Гөлнур Мөхәмәтханова, Язилә Галләмова. Аларның шигырьләренә көйләр язам.

 – Иҗаттан тыш тагын нинди яратып башкара торган шөгыльләрегез бар?

– Аллага шөкер, хуҗалык зур, эш күп. Мин ихатадагы капкаларга рәсем төшерергә, өйдә гөлләр үстерергә яратам.  Кош – корт үстереп, алар белән тәҗрибә үткәреп ятам. 2003 елдан бирле көндәлек алып барам. Авылның барлык мәдәни чараларында  иң актив катнашучыларның берсе. Авыл  клубында балаларны баянда уйнарга өйрәтәм. Узган уку елында 18 бала йөрде. Тырышалар, Әлмәттә узган “Уйнагыз гармуннар” фестивалендә катнаштык.

– Тормышта, иҗатта иң зур хыялыгыз турында да әйтеп китсәгез иде.

– Исән-сау булып, оныкларның тәуфиклы булуларын курсәм иде, бәхетле картлык бирсе Ходай Тәгалә. Иҗаттагы хыялым -җырларым махсус белемле җырчылар тарафыннан зур сәхнәләрдә яңгырасын иде.

Рузалия ханым,үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләрегез бар?

-Теләгем шул – нинди хәлдә дә куйган максатка ирешергә тырышыгыз, төшенкелеккә бирелмичә, тормышны яратыгыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне үзеңнән соң яхшы эз калдырырлык итеп яшәгез.

Сәламәт булыгыз, илһам хәзинәгез артып торсын. Күп кырлы иҗатыгыз үз көчегезгә ышанычны ныгытсын, хыялларыгыз тормышка ашсын!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

 

 

 

Хыялда калган хыялларның әйләнеп кайткан чагы Назад к новостям Спорт, чәчкә, болыт, бөҗәк, хайваннарны кем берләштерә ала?