30.05.2026
1 июньдә Казанда урам культуралары фестивале узачак
1 июнь, Балаларны яклау көнендә, Казанда балалар өчен «УРАМ» фестивале узачак. Чара 2 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт, иҗади һәм күңел ачу активлыгын берләштерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада интерактив зоналар, спорт мастер-класслары һәм ярышлар, иҗади дәресләр, бию батллары, фотозоналар планлаштырылган.
Урам культуралары фестивале — төрле юнәлешләр белән танышу, яңаны сынап карау, үзеңне күрсәтү һәм балаларны яклау көнен ачык, дустанә мөнәсәбәттә уздыру мөмкинлеге ул.
Фото: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте