11.09.2023

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Илшат булганда көрәш тә матур.

“Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын”, – дигәнме әле хатынына теге вакытларда базарга сыер сатып алырга барып, “знакумы” белән бераз “төшереп алу” аркасында алданганын да белми калган авыл агае?!

Үз дәрәҗәсен белгән көрәшчеләр дә шулайрак – Иван булмагае фәлән булсын дигәндәй, әллә ни билгеле булмаган көндәшләренең кемлеге белән артык кызыксынып тормыйлар, шыпырт кына бил алышырга әзерләнәләр…

– Мин һәрвакытта да әзер. Миңа кем белән көрәшү дә мөһим түгел. Павлик булса да, Раил булса да, дигәндәй. Көрәшү турында сүз бара бит, җиңү турында түгел, – дип әйтеп куйган иде 2023 елның гыйнварында чираттагы тамашага әзерләнеп йөргәндә “Манзара” спорт-музыкаль премиясен гамәлгә куючы Айдар Шәймәрданов та.

Меңләгән тамашачы алдында танылган көрәшче Илшат Идиатовны цирк аренасы келәмендә уңга-сулга “селтәп” йөрт тә, мактанма имеш! Журналистларның: “Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов реваншы булырмы?” – дип тә кызыксынуларына җавабы иде ул Айдарның.

Хәтерлисезме әлеге тамашаны?! Онытып җибәргәннәр булса, исегезгә төшерәм – 2021 елның гыйнварында “Манзара” бәйгесендә тамашаның төп оештыручысы Айдар Шәймәрданов белән Арча батыры Илшат Идиатов иганәчеләр бүләге өчен бил алышкан иде. Күпләр: “Һичшиксез, Илшат җиңәчәк”, – дип фаразлаган алышта тотты да “Айдар җиңеп куйды – 5:3!..

…2020 елның декабре. “Манзара” бәйгесенең чираттагысына әзерләнеп йөргән көннәр. Оештыручыларның үз мәшәкате, ә көрәш җанатарларының аларда эше юк – кызып-кызып чираттагы билбауга дәгъва кылучылар турында гәпләшә, үзләренчә фаразлар кыла, вакыт-вакыт фаразлар  бәхәскә дә күчә.

– “Тынычландырыйк” әле үзләрен. Раил, Муса, Хәмитов турында гына сөйләшеп йөрмәсеннәр. Мин дә бар әле монда! Көрәшкә үзем дә чыгам, – дип әйтеп куйганы хәтердә Айдарның.

Типте бия тәртәгә, диярсең! Берникадәр вакытка тынып калдык. Ә иптәш Шәймәрданов уйнап түгел, чынлап әйтүен исбатлагандай таләпләрен тезә генә: “Көндәш Татарстанның, яисә Россиянең кимендә бер тапкыр чемпионы булырга тиеш! Спорт осталары белән генә алышачакмын. Ул бүген дә яхшы формада булса гына чакыруны кабул итсен!”

Айдар Шәймәрдановның чакыруы яшен тизлеге белән социаль челтәрләр аша таралып өлгерде. Озын сүзнең кыскасы – үз кандидатурасын тәкъдим итүчеләр арасында Айдарның барлык таләпләренә дә туры килгәне Илшат Идиатов дип табылды.

– Яшь чактагы иң зур хыялым Илшат Идиатов белән көрәшү иде, – дип әйтеп куйды көндәше турында Айдар Шәймәрданов. – Ул көрәш дөньясында һәрвакытта да якты персонаж булды. Һәркем аның көрәшен хәтерли. Еллар узгач, Аллаһы Тәгалә шундый мөмкинлек бирде. Миңа 36 яшь. Кемдер бу яшьтә спорттан китә, ә мин көрәшә башлыйм гына…     Менә шуннан башланды инде шау-шу. Айдар әйткән Раил белән Муса да онытылды, Хәмитов, Сәлахов ише көрәшчеләр, чемпион билбавы турында да сөйләшүләр кими төште. Ә көрәш темасын яктыртучы матбугат вәкилләре булачак әлеге алышны күпертеп кенә торды. Гасыр көрәше көтелә!” – диештеләр.

“Манзара”ны оештырган Айдар Шәймәрданов гомерлек хыялын чынга ашыра – Арчадан Илшат Идиатов белән көрәшә. Спонсорлар сораган ди шулай. Гел оештырып кына йөрмә, үзең дә көрәш дигәннәр. Приз фонды – 50 мең сум. Ә Айдар, Татарстанның “сукыр эчәге”се районында – Әгерҗедә туып-үсү сәбәпле, яшь чагында төп хыялын – үз авырлыгындагы шәп көрәшче Илшат белән көрәшү хыялын тормышка ашыра алмаган. Берсенә – 36, икенчесенә 37 тулгач, бу хыяллары чынга ашачак. Кайсы җиңәчәк сезнеңчә?” – дип язып элгән иде ул көннәрдә танылган журналист Рәмис Латыйпов та.

Көрәшчеләр үзләре дә тик ятмады.

– Акча өчен көрәшмим. Айдарның чакыруына каршы килә алмадым. Мин әзерләнәм. Аллаһ боерса, “Манзара”да Айдарны отарга иде, – дип үҗәтлеген күрсәтеп алды Илшат.

Айдар Шәймәрданов та алышка ныклап әзерләнүләрен яшермәде. Җай чыккан саен танылган тренер Вакыйф Дәүләтшин кул астында шөгыльләнүен җиткереп торды.

– “Манзара”га әзерләнәм. Көнгә ике тапкыр тренировка. Илшат Идиатов бик җитди көндәш. Аңа каршы тору өчен көчлеләр белән генә көрәшергә кирәк. Әзерлек белән Раил Нургалиев та булыша. Тренерым Вакыйф Дәүләтшин алдагы көрәштә миңа уңышлар теләде, – дип социаль челтәргә язганы хәтердә Айдарның.

Бил алышның инде ни белән төгәлләнгәнен барыбыз да белә. Яшерен-батырын түгел, батырларның чын-чынлап бил алышуына шик белдерүчеләр дә булды. “Сөйләшкәндер болар!” – дип әйтеп куйган иде бер таныш агай үземә дә. Ни дип җавап бирдең, дисезме? “Сөйләшкәннәр билгеле! Телләре бар бит. Әле келәмнән чыккач та сөйләшеп торалар иде”, – дидем. “Кете-кете” көлде агаем. Шаяртканымны аңлады булса кирәк.

Ә ошбу көрәш тарихта үз урынын алды. “Манзара” бәйгеләрендә иганәчеләр акчасына бил алышлар моннан тыш та күп булды. Артистларны да бил алыштырып карадык, батырларны да… Ләкин кайберләре Илшат белән Айдар каршылыгы кебек тамашачылар ихтирамын гына яулый алмады. Сәбәбе нидә дисезме? Илшатта! Илшат кебекләр булганда көрәш тә матур шул безнең. “Манзара” билбавын да яулый алмас инде ул, әмма тамашачы ихтирамын казануы нәтиҗәсендә “Манзара”ны хәзер аннан башка күз алдына да китереп булмый  кебек. Хәтта Айдар үзен сыртка салса да…

Фәрит Салихов.

“Манзара”: гамьле әңгәмә.“Гадел хөкемдар” исемен пычратырга юл куймам” Назад к новостям “Манзара”: бер көрәш тарихы “Нишләп кәмит булсын – чынлап көрәштеләр бит!”