17.08.2023

“Манзара”: гамьле әңгәмә.“Гадел хөкемдар” исемен пычратырга юл куймам”

Шәп көрәшче, гадел хөкемдар, бер дигән остаз… Кукмарадан Миңнерахман Ваккасовны бизәгән сыйфатларның берничәсе генә әле бу. Яше 50дән югары булса да, бүген дә спортта шаккатыра ул. Соңгы елларда көрәшкәнен күргән юк анысы, шулай да Сабан туйларында колгага менү буенча аңа Кукмарада гына түгел, Теләче, Саба якларында да тиңнәр юк, диләр.

Көрәш келәмендә иң гадел хөкемдарлар рейтингын булдырсаң, Миңнерахман Ваккасов беренчелектән түбән төшмәс иде, мәгәр. Хәер, тормышта да шул гаделлеге, тыйнак һәм кешелекле булуы белән күпләргә үрнәк ул. Йомышың төшеп сүз катсаң, кырык эшен кырык якка ташлап, синең белән сөйләшергә дә җай табачагына шик юк. Әмма бу юлы телефонын озак кына алмый торды. “Күршегә мич чыгарып йөри идем. Тәҗрибәле мичче дә бит әле мин”, – дип акланды ул соңрак.

– Без белмәгән тагын нинди һөнәрләрең бар икән, Миңнерахман абый? Бер тик утыра белмисең инде, – җай чыгудан файдаланып, сүзне бераз салпы ягына салам кыстырудан башларга булдым.

– Нәрсә эшли белмисең, дип сорасаң дөресрәк булыр, – диде ул җавапка. – Хәер, сорасаң кыен хәлгә куячаксың – эшләмәгән эшем юк бугай.

Әңгәмәбез үзеннән-үзе көрәш темасына кереп китте.

– “Манзара” билбавы өчен бил алышларның соңгысында баш хөкемдар вазифасына билгеләндең. Мондый җаваплылык йөкләүләрен дә эшкә булган карашка бәйләп карарга кирәкме?

– Мактану буларак кабул итмәсеннәр: кайсы гына эшкә алынсам да, җиренә җиткереп башкарам. Кулымнан эш килә, башкалар белән уртак тел табам. Хөкемдарлыкка килгәндә, эшем читтән яхшырак күренәдер инде. Шуны гына әйтә алам – гаделлеккә һәм камиллеккә омтылам, яңалыкларга ияреп барырга тырышам. Шуларны күреп, җаваплы вазифалар да йөкләнә торгандыр дим. Ә “Манзара”да баш хөкемдар булуны зур җаваплылык һәм дәрәҗә буларак кабул иттем. Күп еллык хезмәтемне күрә белделәр, дип сөендем.

– “Манзара” бәйгесе турында сүз чыккач сорыйм әле: биредә кагыйдәләргә яңалыклар кертергә дә курыкмыйлар. Бу кайберәүләрнең эчен дә пошырмый калмыйдыр. Хөкемдар буларак мондый үзгәрешләргә ни диярсең?

– Мең төрле кешедән мең төрле фикер яңгырар анысы. Әмма миңа яңалыклар кертелүе ошый. Чөнки бу рәсми ярыш түгел бит. “Манзара”ны пилот проект буларак кабул итәм. Оештыручыга тамашачы алдында шәп тамаша куярга кирәк, ул моңа зур чыгымнар сарыф итә. Билгеле инде, моның өчен төрле яңалыклар да кертеп карый. Ошатмаучылар була икән, үзләре башкачарак оештырып карый ала, үзгәрешен дә үзенчә кертә. Комачау итүчеләр юктыр бит?!

– Фикерләр төрлелеге димәктән, хөкемдарларга да шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Бу эшкә алынганга үкенгән вакытларың аз булмагандыр?

– Һич кенә дә үкенгәнем булмады. Үткән тормыш юлыннан тагын бер тапкыр атлау мөмкинлеге бирелсә дә, бу эштән баш тартмас идем. Көрәшер дә идем, хөкемдарлыкка да кабат кереп китәр идем.

Хөкемдар эшеннән ике генә кеше канәгать каладыр инде ул – җиңү яулаган көрәшче һәм аның остазы. Гаделлекне беренче планга куйган хөкемдарга читтән урынсыз тәнкыйтьләр дә сирәгрәк җиткерелә.

– Шулай да келәмдә ялгышларсыз гына эшләп буламы соң?

– Дүрт аяклы ат та абына, дип юктан гына әйтелмәгән. Иң мөһиме – тупас ялгышлар китмәсен һәм аны үзең махсус ясамау. Яшерен-батырын түгел, көрәш тирәсендә кайсы да булса команданы артка сөйрәү максатыннан кайвакыт хөкемдарларны да “эшкә җигәргә” тырышучылар табыла.

– Андый вакытта нишлисең?

– Үземә әйткән сүзем бар – еллар дәвамында ирешкән уңышны аерым бер көрәштә генә сызып атарга җыенмыйм. “Гадел хөкемдар” исемен пычратырга юл куймам. Начар хөкемдар исемен аласым килми. Чөнки замананда үзем дә күп көрәштем, хөкемдарларның гаделсезлегеннән зыян күргән чакларым да җитәрлек булды. Видеокабатлаулар юк иде, барысын да берничә хөкемдар гына хәл итә. Менә шуларның барысын да үз тиремдә сынадым. Шуңа да келәмдә хәзер гадел булырга тырышам. Чөнки без көрәшчеләрнең язмышы белән дә уйныйбыз. Келәмдә оттыруны бит кеше төрлечә кабул итә. Төшенкелеккә бирелүчеләр дә күп. “Йөрмә бүтән, барыбер ота алмыйсың”, – дип кайткан шәпкә хатыны да ярасына тоз салып куярга мөмкин. Шуңа хөкемдарның гаделсезлеге дә өстәлсәме…

– “А” дип әйткәч, “Б”сын да әйтеп бетерик инде – үзең бил алышканда күңелгә тиеп калган очрашу кайчан булды?

– 2000 елда Татарстан чемпионаты финалында Арчадан Рөстәм Гапделбәров белән бил алыштык. Миңа ул вакытта Атказанган спорт остасы исемен алырга тагын бер җиңү генә кирәк иде. Бер-беребезне бик яхшы беләбез. Шуңа да көрәш вакыты беткәндә җиңүче ачыкланмады. Ул елларда мондый очракта җиңүчене хөкемдарлар фикере буенча ачыклау бар иде. Келәмдәге хөкемдар – Рөстәмгә, ян-яктагысы – миңа җиңү бирергә теләде. Димәк, соңгы карарны келәм җитәкчесе әйтәчәк дигән сүз. Ә өстәл артында ул вакытта Вахитов районы вәкиле Марат Әхмәдиев иде. Аларга Кукмара көрәшчесенең оттыруы гына кирәк! Шулай итеп Рөстәм чемпион булды, Вахитов районы безнең Кукмараны 0,5 очкога узып 1нче урынга күтәрелде, миңа да “атказанган” исемен тагын бер елдан яуларга туры килде. 2001 елда чираттагы тапкыр Татарстан чемпионы булдым (бу юлы финалда Миңнерахман Ваккасов Совет районы өчен бил алышкан Рөстәм Һашимовны ота – Авт.) һәм 2003тә әлеге исемне дә бирделәр.

– Менә шушы очрашуны гына искә алу да җитә: көрәшебездә хөкем итү сизелерлек дәрәҗәдә яхшы якка үзгәргән икән бит…

– Алга китеш бар. Иң мөһиме – көрәш язмышын бер генә кеше хәл итә алмый. Каршылыклар булганда, видеокабатлауларны өч хөкемдар гына түгел, баш хөкемдар, аның ике урынбасары белән берлектә караганнан соң гына карар кабул ителә.

– Ә келәмдә үзе көрәшкән кеше генә хөкем итәргә тиешме?

– Яхшы көрәшче һәрвакыт шәп хөкемдар була дигән сүз түгел бит әле ул. Мәйдан тоткан батырлар хәтта остаз буларак та уңышка ирешә алмаска мөмкин. Иң мөһиме – эшкә күңел бирү, сәләтнең канда булуы кирәк.

– Хөкемдарлар эшчәнлеген камилләштерү өчен нәрсә үзгәртер идең?

– Хөкемдарларны укыту, алар белән семинарлар уздыру азайды. Күңелгә тигән тагын бер әйбер – һәр этапны узмый торып кешене баш хөкемдар итеп кую очраклары да ешайды. Ул әле келәмдә барлык ярышларда да хөкем итмәгән, келәм җитәкчесе дә булып эшләмәгән, ә баш хөкемдар дәрәҗәсенә билгеләнгән. Алар бу эшкә әле әзер түгел, сүзләрен дәлилли алмый һәм хөкемдарлар эшенә кысылып йөргән команда вәкилләрен дә урыннарына утыртырлык абруйлары юк. Менә шулар ахыр чиктә келәмдә тавыш-гауга чыгарга да сәбәпче булырга мөмкин. Кәчтүм-чалбары бар дип кенә бөтен кешене дә көрәштә баш хөкемдар итеп куярга ярамый.

Фәрит Салихов.

“Манзара”: батыр сүзе бер булыр. “Өченче билбауны яулар өчен тырышачакмын” Назад к новостям “Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Илшат булганда көрәш тә матур.