05.04.2025

Казанда “Яз Гүзәле – 2025” старт алды

2 нче апрель көнне Казанда “Яз Гүзәле – 2025” бәйгесе башланып китте. Бәйге барышында илнең төрле төбәкләреннән килгән студент кызлар үз сәләтләрен күрсәтәчәк.
Кызлар Казан белән таныштылар, Кремльне карадылар, Кол Шәриф мәчетенә сокландылар, Иске Татар бистәсендә булдылар. Ә кичен  иҗади бәйгенең репетицияләре башланды. Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында бәйгенең беренче көне – иҗади ярышлар уза. Кызлар җыр, бию, актерлык осталыгында көч сынашачаклар.
“Яз гүзәле”нең финалында татар гореф-гадәтләре белән кызыксынучы югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 30 кыз катнаша. Бәйгенең финалы 9 апрель көнне  узачак.
“Яз Гүзәле – 2025” Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен һәм татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге ярдәме белән уздырыла.

Фото: #ЯзГүзәле2025

"Шүрәле" бозда Назад к новостям «Ак Барс» командасы «Автомобилист» хоккейчыларын җиңде