06.05.2025

Аксубай баянчылары республика бәйгесендә иң яхшылар рәтендә

Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Смуглянка» башкару осталыгы буенча республика бәйгесе узды. “Аксубай районының мәдәният йорты югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте,” – дип яза  “Авыл таңнары” матбугат хезмәте.

Бу бәйгедә ике йөзгә якын талантлы башкаручы үз осталыгын күрсәтте. Аларның чыгышына атказанган артист, профессор һәм күренекле музыкантлар бәя бирде.

Наилә Крайнова җитәкчелегендәге  башкаручылар югары нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, Глеб Мясников  беренче дәрәҗә лауреат, «Аксубай егетләре» дуэты (Рамзан Сабиров һәм Егор Гайнатуллин), мондый чарада беренче тапкыр чыгыш ясауларына карамастан, беренче дәрәҗә лауреатлар исаменә лаек булдылар. Тимур Митрофанов икенче урын яулады.

Фото: Аксубай районы мәдәният йорты архивыннан

Кукмарада туып-үскән спортчы дүртенче тапкыр Россия чемпионы Назад к новостям Бөек Ватан сугышы ветеранын Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар