12.03.2025
Алабугада билбау көрәше буенча Россия Кубогы узачак
15-18 нче мартта Татарстанның Алабуга шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогы узачак. Ярышлар Җиңел атлетика манежында узар дип көтелә.
Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 280 спортчы көтелә. Мәскәү, Севастополь, Тамбов, Волгоград, Томск, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Карачаево-Черкесия, Дагестан, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсеннән спортчылар килергә җыена. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Ярышлар тантанасы 16 мартта 11:00 сәгатьтә башлана.