Җырчы АсылъЯр сәхнәгә кайта
13 ел “тәнәфестән” соң җырчының сольный концерты көтелә.
Асылъяр бу вакыт эчендә аспирантура тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе язган, гаилә корып ике бала үстерергә, Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар укытырга, яңа җырлар яздырып, халкыбызның мирасы булган фольклор музыкасын тупларга да өлгергән.
Ул татар тамашачысы күңеленә «Яланаяклы кыз» сериалындагы төп героиня һәм татар эстрадасы артистларыннан беренче булып «Евровидение» бәйгесендә катнашкан җырчы буларак таныш.
Ә хәзер исә АсылъЯр – Зәйнетдинова Алсу Рөстәм кызы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты, педагогика фәннәре кандидаты, Казан мәдәният институты доценты.
Март аенда узачак концертында балалары унике яшьлек Әмир һәм сигез яшьлек Нәүбәһарнең дә катнашуы көтелә.