23.05.2026

Азнакай йөгерешчеләре республика беренчелегендә сынатмадылар

Азнакай спортчылары республика беренчелегендә призлы урыннар яулады

Казан шәһәрендә 2009-2010 һәм 2011-2012 елгы үсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышлар дүрт көн дәвам итте һәм төрле шәһәр-районнардан 450 спортчы катнашты.
Азнакайның «Лидер» спорт мәктәбе йөгерешчеләре дә сынатмады, ярышларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга күтәрелде.
3000 метр арага йөгерүдә Тимур Гадеев икенче урынны яулады, ә  Ильяр Хәсәнов бронза медаленә лаек булды.
Яшь спортчыларны әлеге ярышларга тәҗрибәле тренер Рөстәм Гыйльфанов әзерләде.

Республика ярышларында Татарстанның иң яхшы ирекле янгын төркеме билгеле Назад к новостям Россия каратистлары Европа чемпионатында медальләр яулады