24.05.2026
Россия каратистлары Европа чемпионатында медальләр яулады
Россия каратистлары Алтана Басангова һәм Эдуард Гаспарян Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә узучы Европа чемпионатында алтын медальләр яулады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Басангова 61 килограммга кадәрге авырлык категориясендә финалда хорват спортчысы Миа Грета Зорконы җиңде. Гаспарян 84 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә грек каратисты Константинос Мастрогианнистан өстен чыкты. 75 килограммга кадәр авырлыкта Эрнест Шәрәфетдинов бронза медальгә ия булды.
Европа чемпионаты 24 майда тәмамланачак. Россия спортчылары турнирда нейтраль статуста чыгыш ясыйлар.
Эдуард Гаспарян и Алтана Басангова / Фото:
Федерация каратэ России.