08.05.2026

Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел

Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел узган.  Бу көнне Болгар урман хуҗалыгы һәм Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре истәлекле агачлар утырттылар. Чарада Спас районы башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, мәктәп урманчылыклары вәкилләре, волонтерлар, шулай ук П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Утыртылган һәр агач радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүче геройларны искә алу, үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә илне атом-төш куркынычыннан саклаучыларга хөрмәт күрсәтү символына әверелде. Әлеге  чара 1986 елгы фаҗига турында тарихи хәтерне саклау максатыннан үткәрелде.

ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов Назад к новостям Казанда Мәңгелек ут янында Җиңү геройларын искә алдылар