Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы
“77 яшендә әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат булды. Аның истәлеге, мирасы беркайчан да онытылмас. Талантлы һәм зыялы шәхеснең арабыздан китүе — барыбыз өчен дә зур югалту”, – дип хәбәр итә «Казан утлары» журналы.
Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында туа. 1968 нче елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1981 елдан башлап Мансур Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли. Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла.