26.07.2022

“Әфган сугышы йөрәгем аша узды”

Рөстәм әфәнде, сезнең белән якыннан танышыйк әле.

–Мин Минзәлә шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әнием укытучы иде. Ул вакытта укытучыларны күчереп йөртәләр иде. Әни белән авылдан авылга, төрле районнарга күченеп йөрергә туры килде, шуңа күрә Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш,Тукай районнарында танышларым бик күп. Бүгенге көндә исә Минзәлә районы Наратлы Кичү дигән авылда яшәп ятам. Анда мине мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр иде, шунда төпләнеп калдым. Пенсиядә булсам да, авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим әле. Гомүмән,  гомер буе бер җилкәмдә мәдәният, икенчесендә мәгариф булды  минем.

Сез киңкырлы иҗат кешесе: баянда уйныйсыз, җырлыйсыз, көйләр язасыз… Бу сезнең нәселдән килә торган сәләтме әллә?

–Шулай дияргә дә була. Безнең гаилә сәнгатькә бик якын булды. Әнием матур җырлый иде (ул вафат инде). Аны консерваториягә укырга чакыралар, ләкин бабай риза булмый, җибәрми. Ә бабаем үзе оста итеп скрипада уйный иде. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында немецларга әсир төшкәч өйрәнгән.

Болай була. Аны бер баронга хезмәтче итеп бирәләр, ә теге скрипачы икән. Бабайның гел җырлап йөрүен ишетә дә, бервакыт үз янына чакырып ала. Скрипкада уйнарга өйрәтә башлый. Бабай авылга әйләнеп кайтканда, оста итеп “Баламишкин”нарны сыздыра торган була инде. Миңа сәләт бабамнан күчкәндер дип уйлыйм.

Өченче класста укыганда әни тальян алып бирде, аннан гармунда, баянда уйнарга өйрәндем. Шуннан бирле баянның кулдан төшкәне булмады, хәзер дә әле , аллага шөкер, һаман уйныйм.

Ә кайчаннан көй, җыр язу белән мавыга башладыгыз?

– Җырлар язуга килгәндә…Иң беренче җырымны бишенче сыйныфта укыганда язган идем. “Ык дулкыннары”дип атадым. Ничектер, шуннан соң туктап калдым. Баянда уйнап утырганда яңа көйләр чыгара идем, анысы, ләкин алар теркәлеп барылмады.

Яңадан ныклап иҗат итүгә нәрсә сәбәп булды?

– Илле яшьтән соң яза башладым. Сәбәпчесе дип әйтик инде, кече кызым Айзирә. Ул бик матур җырлый. Аның башкаруындагы җырларны “Күңел” радиосына алып бардым, ләкин: “Яңа җырлар кирәк”, – диделәр. Шуннан үзем язарга тотындым, кем әйтмешли, боз кузгалып китте. Хәзерге вакытта ике йөздән артык җырым бар.

Нәрсә турында язарга яратасыз?

–Җырларым төрле темага языла: мәхәббәт, милләт, авылларга багышланганы унбишләп. Балалар җырлары да шактый. Авторалли турында да бар әле. Җыйнап әйтсәм, тормышта очрый торган төрле күренешләр миндә кызыксыну уята һәм җырга күчә.

Сезнең иҗатта Әфган темасы да аерым бер урын алып тора шикелле. Ни өчен?

–Чыннан да, сугыш темасына (Бөек Ватан сугышы,Әфган,Чечня) багышланган җырлар иҗатымда аерым урын алып тора. Ни өченме? Беренчедән, безнең буын сугыш ветераннары белән турыдан – туры аралашып үсте. Патриотизм безнең өчен буш сүз генә түгел иде. Икенчедән, мин запастагы офицер, капитан. Өченчедән, әфган сугышы барган вакытта мәктәптә озак еллар военрук булып эшләдем. Егетләрне Әфган сугышына озатып җибәрергә, каршы алырга, хәтта бер укучымны күмәргә дә туры килде. Үзем сугышка эләкмәдем,чөнки хезмәт итеп кайткан идем инде ул башланганда. Кыскасы, әфган сугышы йөрәгем аша узды. Менә шулар сәбап булгандыр инде.

Тукай районы Иске Абдул авылында әфганчы егетләр Россия күләмендә билгеле Гиндикуш (Әфганстандагы таулар тезмәсе) дигән музей ачтылар. Анда мәктәп укучылары алдында “Штрафбат” дигән җырымны башкардым. Тукай районының кайнар нокталар ветераннары советы рәисе Айбулат Якупов “Хуш,Гиндикуш!” дигән билгесез автор шигырен укыды. (Ул чакта шигырьнең авторы Рәшат Низами икәнен белми идек әле). Шигырьне тыңлыйм, ә күңелдә көй язылып бара. Шулай итеп, “Хуш, Гиндикуш!” дигән  Әфган сугышына багышланган беренче җырым туды. Аннан соң бу темага күп әсәрләр язылды.

Рөстәм әфәнде, Без сугыштан әле кайтмаган…” дигән хәрби – патриотик җырлар җыентыгы турында да ишетәсе килә иде.

–Узган елның май аенда Әфган ветераннары ярдәме белән   “Без сугыштан әле кайтмаган” дигән хәрби – патриотик җырлар җыентыгы чыгардым. Тукай районы әфганчы егетләр  һәлак булган сугышчыларга истәлек такталары ясатып элүне башлап җибәрделәр.Соңыннан ул хәрәкәт бөтен Татарстанга таралды. Баштарак без дә барып булышып йөрдек. Мәсәлән,Минзәлә,Тукай, Сарман,Мөслим,Актаныш,Мамамадыш,Кайбыч,Питрәч һ.б. районнарда булдык. Нәтиҗәдә,  “Мемориаль такталар” дигән җырым туды. Һәр Әфганга багышланган җырымның прототипы бар. “Хуш, Гиндикуш!” Кама арьягы регионының әфган ветераннары гимнына әйләнде.

Белүемчә, әфганчылар сезнең бу изге эшкә керткән өлешегезне югары бәяли?

–Әйе,әйткәнемчә, диск чыгарырга ярдәм иттеләр.Татарстан кайнар нокталар ветераннары Үзәк Советы Дипломнар Һәм өч медаль белән бүләкләде.

Шигырь язучылар арасында да  сезнең иҗатташ дусларыгыз шактый.

–Чыннан да, шулай. Иң беренче җырларымны Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллина шигырьләренә яздым.Рафис Мәүҗиев,Энҗе Авзалова,Энҗе Усманова,Рәшат Низами,Гөлшат Зәйнашева,Салисә Гәрәева,Азат Мәрдән,Галиәхмәт Шаһи,Асия Авзалова,Шәмсия Җиһангирова,Фирдания Гыйлфан,Фирая Зиатдинова,Илсөяр Иксанова,Рәис Габдулла,Рәзинә Мөхияр,Венер Фәттах,Наилә Харисова,Зөләйха Минһаҗева,Таһир Исмәгыйлев,Рәмзия Шәрәфетдинова,Әнисә Ибраһимова,Мирһади Разов,Асия Юнысова Һәм башка шагыйрьләрне иҗатташ дусларым дип әйтә алам.

Ә җырларыгызны кемнәр башкара?

–Күпчелек үзебезнең район, Чаллы җырчылары башкара, шулай ук Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева,Башкортстанның халык артисты Рәис Вагыйзов, Эльвира Хамматова,Тамчыгөл Камаева (“Ап-ак ромашкалы алан” җырына клип тошерде), кызым Айзирә һәм үзем җырлыйм.

 Якыннарыгыз, танышларыгыз Сезнең иҗат өлкәсендә кайнауыгызга ничек карый?

–Якыннарның башта бик исләре китмәде, әле күптән түгел генә композитор дип таный башладылар.

Рөстәм әфәнде, әңгәмәбез ахырында тагын нәрсә өстәп китәр идегез?

–Әйтеп узганымча, минем тормыш юлым сәнгать белән бергә  үрелеп барды. Бу минем яшәү рәвешем. Йөрәк кушуы буенча язам. Төрле жанрларда иҗат итәм. Заказ буенча да язарга туры килә. Үз шигырләрен тәкъдим итеп, көй язарга сораучылар да бар. Кызганычка каршы, күпләр җыр шигыренең нәрсә икәнен аңлап бетерми. Андый очракта риза булмыйм, ә кайберләрен эшкәртеп, көй язам. Иҗат тукталып тормый, дәвам итә. Көй, җыр – моң туа.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Язмыш урамнарында адашмаган иҗат иясе Зөлфия Арсланова Назад к новостям Һәркемнең үз юлы, үз җыры, үз көе...