26.07.2022

Һәркемнең үз юлы, үз җыры, үз көе…

Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә мондый юллар бар: “…Җилкәнеңне җилләр екса –  йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар”. Бу сүзләр Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, үзешчән композитор, эшмәкәр Зарема Гыйльметдин кызына бик тә туры килә. Язмыш аны утларда көйдереп, суларга ташласа да, тырыш, үҗәт ханым максатына ирешү өчен гел алга бара, эзләнә, таба, тормышта үз юлына үзенең сукмагын сала.
Зарема ханым, сезнең белән якыннан танышыйк әле.

– Мин Башкортостанның Әлшәй районы Мәндән авылында туып устем. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшим.Тормыш иптәшем күптән мәрхүм инде. Кызым үз гаиләсе белән аерым яши. Самир исемле яраткан оныгым бар. Без улым белән икебез дөнья көтәбез.

Сез моңлы җырчы, матур шигырь һәм көйләр язасыз. Һөнәрегез иҗат белән бәйлеме әллә?

– Минем шөгыль, һөнәрләрем күп бит. (Көлә). Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа медицина училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач,  Шафран курортына эшкә урнаштым. Ике ел эшләгәннән соң, мәхәббәтемне очратып, гаилә кордык һәм Уфа шәһәренә күченеп киттек. Бер – бер артлы балаларыбыз  дөньяга килде. Аннары фатир белән бәйле проблема чыкты, һәм миңа медицинадан китәргә  туры килде.Тулай торактан бүлмә алу өчен, башка эшкә күчәргә мәҗбүр булдым. Ә күңел һаман нидер эзли,үземне
башка яктан ачасы, үстерәсе килә. Шул елларда бәйләү, тегү, косметология буенча курсларга йөрдем. Соңыннан Уфа финанс – экономия колледжын, Мәскәү экономия, статистика, информатика институтын читтән торып тәмамладым. Беләсезме, ул вакытларда авыр булса да, төрле юнәлештә алган бу һөнәр, шөгыльләремнең  тормышта бик тә файдасы тиде.

Ә иҗатка ничек килдегез соң?

–  Яшь чагымда мин жырлый идем, төрле конкурсларда да катнашканым булды. Ә иҗатка килүем тормышымда булган драматик хәлләр, үзгәрешләр белән бәйле. Алар этәргеч булды.

Унҗиде ел элек тормыш иптәшем бакыйлыкка күчте. Тормыш арбасыннан төшеп калмаска, гаиләне яшәтергә кирәк бит. Уйладым – уйладым да,
үз эшемне булдырам, дип, эшкуарлыкка алындым. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, ярты ел да узмады, бизнеста булган  акчаларымны югалтып, ике баламны җитәкләп урамда торып калдым. Менә шул вакытта уйламаганда, җырлар, шигырьләр яза башладым. Иҗат миңа яшәргә, эшләргә дәрт уятты, көч бирде.

Чыннанда, һәркемнең иҗатка үз юлы диләр бит.

– Әйе. Көтмәгәндә шулай җыр язу сәләтем ачылды. Ходай Тәгалә миңа күңел төшенкелегеннән чыгу юлын күрсәткән, күрәсең.

Тагын бер хәл искә төште әле.Тормышымнын иң авыр чагында алдан хәбәр бирүче күрәзә төш керде. Әти миңа акча бирә: “Син, кызым, кайгырма, тиздэн эшең алга китәр, бар да әйбәт булыр”, – ди. Чын күңелемнән ышандым бу төшкә,әтигә. Чыннан да, эшем алга китте бит, тормыш юлымда да кирәкле, яхшы кешеләр очрап торды.  Барысы да җайланды…

–Сез беренче тапкыр кайда чыгыш ясадыгыз?
–2002 нче елны “Юлдаш” радиосында “Эзлибез йолдызларны”
тапшыруында үземнең сүзләргә язылган “Елларым үтә”, “Моңсу күл” дигән җырларымны башкардым, гала – концертка уздым. Беренче тапкыр тамашачы белән танышуым әлеге җырлар аша булды.

Ә халыкка кайсы җырыгыз белән танылдыгыз?

– Халык күңеленә “Әңкәй гөле” җыры белән кердем кебек. Әти вафат булгач, әнине Уфага алып килдек. Ул “Кызыл таң” газетасын укырга ярата иде. Шул гәҗитнең бер санында авылдашым Ринат Гыйззәтуллинның шигырьләре басылган. “Әңкәй гөле” дигәне күңелгә кереп урнашты бит һәм шул минутта  көй дә туды. Тик дөнья мәшәкатьләре белән йөреп, ул җырны  әни мәрхүм булгач кына яздыра алдым.

Көй язганда шигырләрне ничек сайлыйсыз?

–Баштарак кулыма ниндие эләгә,   шуны  көйгә сала  идем.
Соңрак эчтәлеккә игътибар итеп, сайлап кына ала башладым. Җыр өчен язылган шигырь башкача була. Һәрбер шигырьне көйгә салып булмый. Күп очракта үзем үзгәртеп язам, аларга мәгънә өстим.

Зарема ханым, кайларда чыгыш ясыйсыз (ясадыгыз)?

– 2012, 2014, 2016, 2019 нчы елларны дусларымны жыеп, Уфа сәхнәсендә ижат кичәләремне уздырдым. Шул концерт программасы  белән Башкортостанның күп районнарын йөреп чыктык. Аллага шокер,  кая гына барсак та, тамашачы бик җылы каршы алды. 2018 елны  Әлшәй районында  хәйрия концерты оештырып, жыелган акчаны Раевкадагы балалар йортына тапшырдым.

Иҗатташ дусларыгыз турында да әйтеп узсагыз иде.

– Жырчылардан Эльмира Сөләйманова, Габделфэт Сафин, Марат Шайбаков, Ришат Галиханов, Фадис Ганиев, Лилия Биктимирова белән иҗади бәйләнештә торабыз. Шулай ук Венера Шарафисламова, Гөлфия Гыйззәтова, Венер Фаттахов, Гөлфия Шакирова шигырьләре дә күңелгә якын.

Зәвык белән киенә белү – аерым бер сәнгать дияргә була. Сез сәхнәдә бу яктан күпләргә үрнәк, минемчә.

– Тырышам инде. Җырчының җыры, киеме, үз – үзен тотышы – барысы да матур, күркәм  булырга тиеш,  чөнки халык концертка ял итәргә, матурлык күрергә, рухи байлык алырга  килә. Мин күлмәкләрне сатып алам да, үземә ничек кирәк, шулай үзгәртәм.

Матурлык серегезне дә ачсагыз иде, Зарема ханым. Ничек һәрвакыт матур булып калырга?

– Алда әйтеп киткәнемчә, мин косметалогия курсларын үткән кеше. Ул турыда мәгълүматле. Нинди генә эш булса да, үземне карарга вакыт табам, формада булырга тырышам. Косметологка  йөрергә онытмыйм. Һәрбер җыерчыгым исәптә, алар белән көрәшәм.Үзеңне яратырга кирәк.

 Иҗаттан тыш нинди шөгыль һәм кызыксынуларыгыз бар?

– Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Машина йөртергә яратам, унике ел инде рульда йорим. Шәһәр читендә өй сатып сатып алып, рәхәтләнеп  табигать кочагында яшим. Җәй айларында  тавыклар  үстерәм. Тик торырга  бер минут та вакытым юк.

Сез тормышта үз урынын тапкан шәхес. Нинди уй – хыял сезгә тынгылык бирми?

–  Иҗат белән бәйле хыял, билгеле. Әйе, тормышымнан риза, барысы да аллага шөкер. Шунысы бар: җырларым шул тиклем күп җыелды, аларны жырчыларга таратып, тагын бер тапкыр сәхнәгә менәсе иде.

“Зарема” исеменең бер мәгънәсе “ал таң”. Зарема ханым, тормышта, сәхнәдә таң булып балкып, башкаларга шатлык, бәхет өләшеп, җырларыгызны яңгыратып яшәргә язсын.Уңышлар сезгә!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

"Әфган сугышы йөрәгем аша узды" Назад к новостям Раилә Бариева: "Уйнап үскән урамымда уйный хәзер балыклар"