27.04.2026

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

2026 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды. Аларны бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган тантанада игълан иттеләр.

Җиңүчеләр Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнгән.

Премиягә түбәндәгеләр лаек булды:

«Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы составындагы иҗат төркеме;

«Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Сираева Лилия Фаис кызы(Лилия Гыйбадуллина);

төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе Маганов Наил Өлфәт улы, иҗат төркеме әгъзалары  Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Туган тел көне МӨРӘҖӘГАТЕ Назад к новостям Алабуга урманчылыгы белгечләре «Созвездие» балалар бакчасында