Алабуга урманчылыгы белгечләре «Созвездие» балалар бакчасында
«Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Алабуга районының 40 нчы «Созвездие» балалар бакчасында булдылар. Очрашу барышында урман торгызу буенча инженер Оксана Смирнова, урманны саклау һәм яклау буенча инженер Венера Гарипова һәм Морт кишәрлеге урманчылыгының мастеры Алевтина Согорина балаларга урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Экологик акция кысаларында балалар бакчасы территориясендә чыршы утыртуда катнаштылар. Балалар утыртуда катнашып кына калмыйча, үсентеләрне ничек дөрес карарга икәнен дә белделәр.
Белгечләр әйтүенчә, мондый чаралар балаларда кечкенәдән табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм республиканың урман байлыгын саклауда җаваплылык формалаштыруда әһәмияте зур.