05.02.2024

“Бәйгеләрдә мин рухи һәм иҗади  ләззәт кичерәм,” – ди Кадрия

Кадрия, үзең белән таныштырып үт әле.

– Мин, Инсафетдинова Кадрия Илшат кызы, тумышым белән Башкортостан республикасы Шаран авылыннан. Сигезенче сыйныфта белем алам. Без гаиләдә биш бала: ике абыем, апам һәм  сеңлем.

– Син еш кына чыгышлар ясыйсың. Кайчан уянды икән бу теләк?

– Балалар бакчасыннан ук җырларга, биерергә ярата идем. Җыр сукмагынан шул вакытта атлап киткәнмендер дип уйлыйм.

– Ә беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?

– Әйе, исемдә. Беренче сыйныфта укыганда әти белән әнигә әйтмичә,  «Россия-родина моя» дигән җыр белән конкурста катнаштым. Урын алдым, гала-концертка уздым. Әти – әни өчен көтелмәгән шатлык булган иде ул.

Һәр чишмәнең башы булган кебек, синең җыр сәнгате белән кызыксынуың да юкка түгелдер.

– Безнең нәселдә әбием белән бабаем җыр – моңга гашыйк кешеләр. Бабаем гармунда, скрипкада уйнаса, әбием бик матур җырлый иде. Ә әтием белән әнием нәсел чылбырын өзмичә, миңа шул юлдан китәргә мөмкинлек тудырдылар. Аларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Үз канаты астына алып, җыр үрләренә менәргә укытучым Гөлшат Хәлфетдиновна ярдәм итте.

– Син татарча һәм русча җырлар башкарасың. Кайсы телдә җырлау уңайлырак?

–Рус телендә җиңелрәк. Әмма татарча җырлау теләгем көчле, шуңа күрә  бик тырышам инде.

– Белүемчә,  син дуэт та башкарасың?

–«Җырлыйм әнием турында» дигән беренче дуэтны сеңлем Фидалия белән башкардык. Аннан соң Лилия апа Вахитова: «Эй, балачак» дигән матур жыр бар, җырлап карамыйсызмы?» – дип тәкъдим итте. Озак уйлап тормадык, риза булдык. Ошатып, өйрәнеп, җырлап, клип та эшләттек.

Димәк, дуэт башкару уңышлы булган.

–Әйе. «Кызлар, апа – сеңел, дуэт җырлап карамыйсызмы? – дип әнием киңәш бирде дә, апаем белән риза булдык. Фидалия кечкенә  булса да, миннән һич кенә дә  калышмады, үзен күрсәтергә тырышты.

Кадрия, синең клипларың да шактый бит.

–Әйе, шактый. Җырларыма көй язучы Лилия апа Вахитова тәкъдиме белән күбесе Уфада төшерелде. Иң беренче клип Назирә Яппарова сүзләренә язылган  «Коелсыннар әйдә алмалар» дигән җырга эшләнде.

– Ә җыр бәйгеләрендә катнашасыңмы?

– Беренче сыйныфтан бирле катнашып киләм. Иң истә калганы «Туган тел» каналының «Тургай»  телевизион балалар җыр бәйгесе. Ул миңа иҗади үсеш бирде. Җиңеп күп кенә грамота, диплом һәм кубоклар алдым. «Туган тел» телеканалына зәңгәр экраннарга чыгарга мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле.

– Сиңа ул конкурслар нәрсә бирә?

– Җыр бәйгеләрендә мин рухи һәм иҗади  рәхәтлек кичерәм.

Музыка, җыр өлкәсендә кумирларың бармы?

–Кумирларым бар дип әйтмәс идем, төрле жанр, юнәлештәге җырлар тыңларга яратам. Шулай да Вәсилә  Фәттәхованың «Туган як» җыры бик ошый иде.

– Кадрия, синең өчен җыр беренче планда торамы яисә башка шөгыльләрең дә бармы?

–Минем өчен беренче планда – уку. Белем булмаса, бернәрсәгә дә ирешеп булмый дип уйлыйм. Аннары инде җыр. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү дә ошый.  Баскетбол түгәрәгенә йөрергә тырышам. Узган ел балалар сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлап, диплом алдым. Шөгыльләрем төрле.

Күңелеңә хуш килгән кызыксынуларың шактый икән. Буш вакытың каламы соң синең?

–Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да җитешергә була. Буш вакытымны да файдалы уздырырга тырышам. Матур музыка тыңлый – тыңлый өй жыештырырга, тәмле ризыклар пешерергә яратам. Шулай ук бөтенебез җыелганда якыннарым белән бергә урамда йөрү дә ошый.

Сезнең бакча җәен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Мондый матурлык зур хезмәт нәтиҗәседер инде.  

– Чыннан да, бакчабыз бик матур. Безгә урман якын бит, шуңа күрә саф һава, кошлар сайрый… Жәйге каникулда әти – әнигә булышып,  бакчада су сибеп, чүп утап, көннең узып киткәне дә сизелми. Бик рәхәт.

Кадрия, киләчәгеңне ничек күзаллыйсың? Күңелеңә ошаган һөнәр сайладыңмы әле?

–Максатым мәктәпне яхшы гына тәмамлап, югары уку йортына керү. Миңа парикмахер һөнәре ошый, шулай ук җырларга да яратам. Белмим, ничек булыр. Әле уйларга, сайларга вакыт бар. Һәрвакыт без дигәнчә дә булып чыкмый бит. Вакыт күрсәтер.

Кадрия,     сиңа матур, җылы аралашуың өчен рәхмәт. Барлык уй – хыялларыңның  тормышка ашуын теләп калабыз. Уңышлар сиңа! 

Фотолар шәхси архивтан алынды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Ниндидер һөнәр алу өчен, белемле булырга кирәк", - ди җыр - моңга гашыйк Фидалия Назад к новостям Марат Шәйбәков: “Каз тәннәре йөгерерлек итеп җырларга кирәк”