31.01.2024

“Ниндидер һөнәр алу өчен, белемле булырга кирәк”, – ди җыр – моңга гашыйк Фидалия

–Фидалия, кайчан җырлый башладың? «Кара, бу бала жырлый бит!» – дип, сине кем күреп алды?

– Җырга мәхәббәт сабый чактан ук башланды дияр идем. Өч яшь ярым вакытта балалар бакчасында төрле бәйрәмнәрдә җырлый башлаганмын. Әниемә рәхмәт,  күпмедер вакыт шулай мине күзәтеп йөргәннәннән соң: «Кара, бу бала әтисе кебек җыр – моң ярата түгелме соң», –  дип  җыр түгәрәгенә бирергә уйлый.

– Беренче тапкыр нинди җыр башкардың икән?

– «Мама» дигән җыр җырладым, чөнки ул әниләр көненә багышланган иде. Без аны өч кыз матур гына башкарып чыктык һәм  безгә кул чаптылар. Шул исемдә калган. Башта рус телендә җырласам да, соңыннан әти – әни ярдәме белән татар җырлары белән кызыксына башладым, аларга мәхәббәтем көчлерәк булып чыкты.

–Гаиләгездә музыка, җыр сәнгатенә нинди мөнәсәбәт?

–Җыр-моңга сәләт, миңа калса, әби-бабайларымнан күчкәндер. Бүгенгесе көндә якыннарым арасында җырлый торган кеше – әти. Ул татар халык, эстрада җырларын яратып, матур итеп башкара. Мин дә әтиемнән үрнәк алып, аның ярдәме белән сәнгать юлына кереп киттем.

–Фидалия, син җыр белән үзлектән шөгыльләнәсеңме яисә махсус дәресләр аласыңмы?

–Үземчә өйдә дә төрле көйләр тыңлап, җырлап йөрим инде. Гомүмән, җиде яшьтән мин вокал дәресләре алам. Укытучым  Гөлшат Хәлфетдиновна. Ул безне дөрес сулыш алырга,  жырларга, сәхнә культурасына өйрәтә.

–Беренче тапкыр катнашкан бәйгене хәтерлисеңме? Анда сине кем алып килде?

–Беренче катнашкан бәйге мәктәптә булды. Аннары укытучым Гөлшат Хәлфетдиновна төрле – төрле конкурсларга йөртә башлады. Уфага  кадәр барып җитеп,  грамота, кубоклар алдым. Рәхмәт укытучыма!

 – Нинди җыр ярышларында катнаштың? Кайберләрен искә төшерик әле.

– Күп кенә конкурсларда катнашам. Мәсәлән, Уфада «Тургай-2022» телевизион конкурсында лауреат исеменә лаек  булдым. «Шаран тургае – 2023» балалар һәм яшүсмерләр бәйгесендә диплом алдым. «Туган тел» телеканалы оештырган «Тургай» балалар вокал конкурсында катнашып,  күп кенә мактау кәгазьләре һәм кубоклар алдым.

–Аеруча кайсы җыр бәйгесе исеңдә калды?

– «Туган тел» телеканалы оештырган «Тургай» балалар вокал конкурсы нык тәэсир калдырды. Аңа әзерлек берничә этапта бара. Башта тавыш яздыру студиясындә аранжировка эшләүче Раян абый Абдуллин каршы алды. Йомшак кына итеп нишләргә кирәклеген  аңлатты. Менә шулай апам Кадрия белән «Җырлыйм әнием турында» дигән беренче дуэтны яздырдык. Аннан соң «Әни, әни», «Җәйләрдә», «Җиләкле җәй», «Рәхмәт, әти» кебек башка  җырлар, Вадим абый төшергән клиплар дөнья күрде. Җырларыма Лилия апа Вахитова көй яза. Ул «Туган ягым» дигән җырын башкаруымны бик ошаткан иде.

– Фидалия, син «Рәхмәт, әти » дигән җырны чын куңелдән, көчле хис – тойгы белән башкарасың. Әтиеңне яратуың, аңа хөрмәтең бу җырыңда бигрәк тә нык чагыла кебек.

–Әйе, әтиемне бик яратам, хөрмәт итәм. Ул минем тормышымда бар яктан да таяныч. Әтием булмаса, мин болай матур итеп яши һәм сәхнәләргә чыгып җырлый алмас идем. Шуңа күрә мин аңа: « Рәхмәт сиңа, әти, барысы өчен дә!» – димен.

–Синең җырлавың, бәйгеләрдә катнашуың турында укытучылар, сыйныфташларың беләме? Уңышларыңны ничек кабул итәләр?

 –Әйе, беләләр. Миңа мәктәптә дә кайбер бәйгеләрдә чыгыш ясарга туры килә. Яхшы кабул итәләр, уңышларыма да шулай ук шатланалардыр дип уйлыйм.

–Конкурсларга әзерлек, катнашу күп вакыт таләп итә, укуыңа комачаулык итмиме?

–Юк, итми. Вакытны дөрес бүләргә, һәрнәрсәгә җитешергә тырышам.  Тик уку минем өчен беренче урында.  Ниндидер һөнәр алу өчен, укырга, белемле булырга кирәк бит, шуңа күрә тырышам инде.

–Син, Фидалия, бик дөрес уйлыйсың. Чыннан да шулай. Ничәнче сыйныфта  укыйсың соң әле син?

– Мин бүгенге көндә бишенче сыйныфта укыйм.

– Аеруча яраткан фәннәрең бармы?

–Барлык фәннәрне дә яратып өйрәнәм дияргә була, тик җыр дәресләре барыбер күбрәк ошый.

–Ә китап укырга яратасыңмы?

–Әйе, бик яратам. Төрле китаплар укыйм, ә иң – иң яратып укый торганы «Алиса в стране чудес». Дәресләрне әзерләп бетереп, буш вакытым калса, әтигә кычкырып китап укыйм. Ул мине тыңлый – тыңлый кайвакытта йокыга да китә. (Көлә)

–Җырдан кала тагын яратып башкарган шөгыльләрең бармы?

–Әлбәттә. Рәсем ясарга, номерлы картиналар  җыярга, сәйлән (бисер) тезәргә яратам. Ә җәй көннәрендә гаиләм белән бакчада чәчәкләр үстерәбез. Оныта язганмын, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнеп, аны тәмамлап, диплом алдым.

–Сине пешерергә дә оста диләр. Дөресме? 

–Без гаиләм белән бергәләп әзерлибез. Коймак, тәбикмәкләр  һәм башка тәм – томнар пешерергә яратабыз.

–Хыялланып алыйк әле. Киләчәктә нинди һөнәр иясе буласың килә? 

–Әлегә куелган максатларга әкренләп кенә ирешеп киләбез. Әлегә төгәл генә әйтү кыенрак шул. Үсә – үсә фикер дә үзгәрергә мөмкин. Кем белә, бәлки,  җырчы да булып куярмын.

–Фидалия, син максатчан, сәләтле кыз. Нинди генә һөнәр сайласаң да, эшеңне җиренә җиткереп башкарырсың дип уйлыйм. Уңышлар сиңа, бәхетле бул!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Сөмбел Мортазина: “Бауман уртасында Раил Садриевка шигырь сөйләп тордым” Назад к новостям "Бәйгеләрдә мин рухи һәм иҗади  ләззәт кичерәм," - ди Кадрия