25.05.2025

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале узачак

2025 елның 9 июненнән 22 июненә кадәр Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале уза. Фестиваль Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли республикаларыннан: Адыгей, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутиядән 15 театр коллективын җыячак. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нәүрүз» кысаларында XI Халыкара театр Олимпиадасының махсус программасы да узачак, аңа Бразилия, Греция, ЮАР, Төркия театрлары куелышы, шулай ук Россия театрлары спектакльләре керәчәк. Александр театры (Санкт-Петербург) Валерий Фокин куелышындагы “Литургия ZERO” спектаклен тәкъдим итәчәк, Камал театры Фәрит Бикчәнтәевның “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр ” спектаклен күрсәтәчәк. М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының ” Ваня абый” спектакль-коллаборациясен күрсәтәчәк. Фестиваль спектакльләре шәһәрнең 8 мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәре

Татарстан вәкилләре Белоруссиягә һөнәри осталык конкурсына китте Назад к новостям КФУның Алабуга институты хәрбиләргә мотоцикллар тапшырды