28.07.2023

“Манзара”: батыр сүзе бер булыр. “Өченче билбауны яулар өчен тырышачакмын”

Татарстанның, хәтта Россиянең, хәер, алай гына да түгел – дөньяның иң көчле көрәшчесе исемен йөртү өчен яшең 29да, гәүдә авырлыгың 125 килограмм чамасы булырга тиеш. Радик Сәлаховның “параметрлары” шундыйрак.

Ә аның иң көчле көрәшче икәнен каян белдең дисезме? Үзе әйтте! Әйтмәсә дә чамалый идек. Бу җәйдә көрәшеп 4 машина откан көрәшче аннан башка бүтән булмады чөнки. Һәм тагын бер дәлил: “Манзара” билбавын 2 тапкыр откан бердәнбер көрәшче дә – ул.

– 2014 елда 90 килограмм авырлыкта бил алышып, тәүге тапкыр Татарстан чемпионы булып танылган вакытың хәтердә, Радик. Әлеге уңышыңны тагын бер елдан кабатлый алдың. Анысында да шул ук авырлыкта! Ә инде 2016 елда 130 килограммга кадәр “сикердең”. Кинәт “симереп” киттең түгелме?

–  Мин бит инде 90 килограммда бил алышырга да 10-12 кило авырлык “куып”  чыга идем. Ул елны Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган бәйгегә әзерлек вакытында аяк бармагын сындырдым. Шөгыльләнү кимегәч табигать үзенекен итә икән шул – авырлык 110 килограммга кадәр җитте. Кабат 90 килолылар белән бил алышырга хыяллансам да, авырлыкны контрольдә тотып бетереп булмады. Командага очко китерү өчен генә Татарстан чемпионатында 130 килограммда көрәшеп карарга булдым һәм, Аллаһның рәхмәте – чемпион булып кайттым.

– Тазарып китүең зыянга булмаган, димәк?..

– Җиңгәч файдага булды, дисең инде. Сыртка салып кайтарсалар, башкача фикер йөртер идең.

– 90 килограммда ут уйнаткан вакытларың сагындырмыймы соң? Бәлки, үзең әйтмешли, сыртка салырга өлгермәгән көндәшләр дә калгандыр.

– Ышанасызмы – 90 килограммлы чакларга кайтып бил алышып карыйсы килә. Ләкин бу мөмкин хәл түгел инде хәзер.

– 130 килограмм – Сабантуйларда баш батыр калу өчен иң кулай авырлык бугай, Радик? “Ваграк” көрәшчеләр каршылык күрсәтә алмый, ә “эре”ләрне тәгәрәтергә 130лылар да җай табып киләсез?

– Авырлыгым 130 кило дип, әзерлексез генә мәйдан уртасына чыгып бассаң, беренче көндәшең үк әйләндереп капларга мөмкин. Җиңүгә ирешү үзеңнән, әзерлек дәрәҗәсеннән һәм тырышлыктан тора. Бүген татар көрәшендә “бой бирергә” сәләтле 90-100 килограммлы көрәшчеләр дә җитәрлек.

– Ничек кенә тыйнак булырга тырышсаң да, бүген сине безнең көрәштә иң көчле көрәшче, дип атыйсы килә. Бер җәйгә – 4 машина откан көрәшчеләр моңа кадәр бәлки булгандыр да, ә быел сине уздыручы табылмады.

– Соңгы ярышлар буенча шулай дип әйтергә була торгандыр, килешәм. Ләкин күкрәк киереп: “Мин – иң көчлесе!” – дип йөри торган түгел. Кемнең көчле булуын келәм генә күрсәтә. Үземә шушы планкадан төшмәү бурычын куйдым. Димәк, әзерлек тагын да көчлерәк булырга тиеш.

– Сабантуйларда батыр калу “Манзара” билбавы өчен бил алышырга да юл ача бит әле. 2018 елда “Пирамида”да бил алышкан вакытыңны бәяләсәк, Радик Сәлаховны еллар узу белән батыр калыр дип уйлаучы да булмагандыр.

– Ул вакытта бүгенге Радик түгел идем шул әле мин. Күрдем, җитди бәйге икәнен чамаладым һәм үз алдыма максатлар куеп кайтып киттем. Үз өстемдә туктаусыз эшләүләр, ялгышларымны өйрәнү аша әлеге җиңүгә килдем. Тәҗрибә дә ныгып өлгергән иде инде.

– Җитди рәвештә максатлар куярлык булгач, “Манзара”да җиңүнең бәһасе дә кыйммәт?..

– “Манзара” кебек бәйге татар көрәше үсеше өчен күптән кирәк иде. Айдар Шәймәрдановка, аның командасына көрәшчеләр исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм. Эшлиләр, тырышалар. Сөйләнүчеләр күп, әмма бөтен кеше мондый зур хезмәт башкара алмый.

“Манзара” билбавына ия булу – зур җиңү. Чөнки анда иң көчле көрәшчеләрне генә җыялар. Татарстан күләмендәге бәйгеләрдә әле бер-ике әйләнештә шөгыльләнмәгән, команда өчен генә килгән көрәшче дә эләгергә мөмкин. Ә “Манзара”да андыйлар юк. Беренче җиңүдән соң, бу уңышымны очраклылык дип кенә кабул итмәсеннәр, дип икенчесенә тагын да ныграк әзерләнгәнем хәтердә.

– “Барысыннан да алда “Манзара”ның өч тапкыр җиңүчесе булып та тарихка керәсең килмиме соң?

– Андый максатлар да бар. Өченче билбауны яулар өчен тырышачакмын. Монысына да ирешсәм, чираттагы зур җиңүем булачак.

– Ике тапкыр “Манзара” билбавына ия булуыңнан бигрәк, 2019 елда циркта Раил Нургалиевны отып та, финалда оттыруың истә ныграк уелып калган. Раилне откач, күпләр синең җиңүче булыңа өмет итте. Финалда нәрсә комачау итте?

– Раил белән 25 минут бил алыштык ул вакытта. Әлеге алышның видеосын еш кына әле дә әйләндереп карыйм. Хәл дә бетте, барлык эмоцияләр дә шунда калган иде. Мондый көрәштән соң 10 минут эчендә генә кабат хәл җыеп булмый иде шул инде. Аннан соң көндәше дә көчле бит – финалда Муса Галләмов белән бил алыштык.

– Муса димәктән, келәмдәге төп көндәшләреңнең берсе белән бүген бер район өчен бил алышасыз. Күнегүләр вакытында көндәшеңне өйрәнергә җай чыкты, дияр идем, Муса да йоклап ятмый торгандыр…

– Беләсезме, элегрәк кайбер көндәшләр өчен аерым әзерләнгән чаклар да бар иде. Хәзер инде үземнең юнәлеш буенча әзерләнәм. Бер командада булуның файдасы булу-булмавын келәмгә чыгып кермичә әйтеп булмас. Иң мөһиме – беренче әйләнештә түгел, ә финалда гына очрашырга, кул биреп чыгып китәргә язсын.

– Бу урында сорамый кала алмыйм, карап торышка юаш кына тоелган Радик Сәлахов 2019 елда Татарстан чемпионатында үзен кулда тотып кала алмаган иде. Бу гамәлең өчен үкенәсеңме?

– Шулай язган булган инде, хәзер берни үзгәртеп булмый. Көрәштән читләштереп тордылар: психологик яктан да ял иттем, уйланырга да вакыт булды.

– Кайбер уңышларыңнан соң җиңүемне әтием рухына багышлыйм, дисең. Батыр уллар тәрбияләүдә Сирень абыйның өлеше күп кергән, димәк?..

– Бүгенге уңышларның нигезен әти салды. Ул – беренче тренерым да. Барлык җиңүләремне дә аның рухына багышлыйм.

– Гаиләңдә бар да тәртипме, Радик?

– Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем Алия белән быел гына дөньяга килгән кызыбыз Раяна өчен куанышып яшәп яткан көннәребез. Гаиләм – төп таянычым!

Фәрит Салихов.

 

 

“Манзара”: бер тамаша тарихы. Салават “бисмилла” әйтсәме... Назад к новостям “Манзара”: гамьле әңгәмә.“Гадел хөкемдар” исемен пычратырга юл куймам”