29.07.2022

Регина Нур беренче концертын урамда куйган

–  Исәнмесез, Регина, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз?

–  Исәнмесез. Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем һәм бүгенге көндә дә шунда яшим. Кая гына барсам да туган ягыма ашкынып, Чаллымны сагынып кайтам. Шәһәребез бик матур, чиста, мин аны бик яратам.

– Сез киңкырлы иҗат иясе: җырлыйсыз, шигырьләр, көйләр язасыз. Кайчан башланды бу мавыгуларыгыз?

– Минем  әти гармунчы, әнием бик матур җырлый иде. Иҗади кызыксынуларым  балачакта  алар йогынтысында һәм ярдәмендә башланды. Әтинең зур, авыр гармунының күреген тартып, үземчә уйнап утырганны күреп, миңа дүрт яшь чакта кечкенә генә гармун алып бирәләр. Әти – әни әйтүе буенча, шул чакта ук инде үзем көйләр чыгарып, таныш җырларны көйләгәнмен.

–  Беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?

–  Әйе. Балалар бакчасында узган бәйрәм чарасында урындыкка утырып,  кечкенә гармунымны кулга  алып уйнаганым бүгенгедәй хәтердә сакланган.

–  Ә сәхнәгә кайчан аяк бастыгыз?

–  Балалар бакчасына йөри башлагач, гел сәхнәдә идем: жырладым, биедем. Ел саен Кар кызы булып киенеп чыгыш ясаган булды. Минем беренче сәхнә адымнарым балалар бакчасы белән бәйле.

– Сез урамда да концерт куйгансыз бит әле.

– Самими балачак шундый күңелле мизгелләр булып хәтердә уелып кала икән ул.  Әйе, булды андый хәл. Җәй көне урамда иптәш кызларга концерт куя идем. Апам билет “сата”, ә билет агач яфрагы. “Тамашачылар” җыелгач, билетлар алынгач, мин (артистка) җырларга һәм гармунда уйнарга чыгам. Беренче “концертларым” шулай узды.

–  Шигырьләр язу теләге кайчан уянды?

– Анысы бераз соңрак булды. Күңелдә тулган уй хисләрем үзләренә урын таба алмыйча, шигъри тәлгәшләр булып, кәгазь битенә өзелеп төште. Иҗат эше  күңел халәтеннән тора бит, аның үз кануннары.  Вакыты җитсә, шигырь ташкын кебек үзе ургып чыга.

–  Регина, сез бит әле җырлар да иҗат итәсез. Музыка юнәлешендә белемегез бармы?

–  Әйе, әлбәттә. Башта музыка мәктәбендә укыдым, аннан соң Яр Чаллы педагогия көллиятенең музыка факультетында белем алдым, ә соңыннан Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым. Үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки һәр уку йортында бик сәләтле, яхшы укытучылар белем бирде. Мин аларга рәхмәтле.

Өстәп шуны әйтәсем килә, Россия авторлык җәмгыяте әгъзасы да булып торам әле.

– Нинди белгечлек буенча эшлисез?

– Мин җыр укытучысы, балалар белән эшлим. Аларны аерым да, ансамбль белән дә җырларга өйрәтәм. Төрле бәйгеләрдә чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Уңышларыбыз шактый.

– Үзегез иҗади бәйгеләрдә катнашасызмы соң?

– Әйе, катнашам. 2018 нче елны Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестивальдә чыгыш ясадым. Үзешчән  композиторлар бәйгесендә даими катнашып киләм.  Мәсәлән, 17 нче октябрьда Казанда “Яшь йөрәкләр” дип аталган үзешчән  композиторлар конкурсында лауреат исеменә лаек булдым. Мин бит жырлар гына тугел, инструменталь музыка да язам.

–  Төрле бәйгеләрдә катнашу сезгә нәрсә бирә?

–  Бәйгеләрдә катнашу кирәк дип уйлыйм, чөнки үзеңне сынап карыйсың, башкаларның иҗаты белән танышасың, чагыштырасың, яңа дуслар табасың. Аннары иҗат җимешләреңне дәрәҗәле жюрига күрсәтеп, файдалы киңәшләр аласың. Болар  иҗатта зур этәргеч.

– Сез үзегезне Регина Нур дип тәкъдим итәсез. Ни өчен “Нур”?

–  “Нур” ул минем иҗади тәхәллүс (псевдоним). Ни өчен дигәндә,  ижатым белән бөтен дөньяга нур сибәсем, кешеләр күңелен тагын да ягымлы, матур итәсем, яктыртасым килә.

– Башка иҗат сөючеләр белән хезмәттәшлек итәсезме?

–  Әйе, соңгы вакытта башка авторлар белән дә иҗади бәйләнештә торам. Мәсәлән, шагыйрләрдән Роза Сәетгәрәева, Фәнәвис Дәүләтбаев белән уртак җырларым бар.

– Иҗаттан кала тагын нинди кызыксыну, шөгыльләрегез бар?

–  Татар милли ризыкларын әзерләргә бик яратам. Шулай ук хәзерге вакытта Латин Америкасы бию –  бачата белән мавыгып киттем әле.

–  Киләчәккә нинди уй – фикерләр белән яшисез?

– Киләчәккә иҗади хыялларым шактый, тик сер булып калсын.Алдан сөйләп, аларны куркытасым килми.

–  Регина, киңкырлы иҗат юлыгыз белән таныштыруыгыз өчен рәхмәт. Иҗат орлыкларыгыз мул  уңыш  бирсен, шатлык алып килсен,  барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Шагыйрә Зилара Хуҗина: "Җырның ертыгы юк диләр, ә ничек соң җыр туа?" Назад к новостям Динар Шәймәрдановның Төмәнгә сәяхәте