29.07.2022

Динар Шәймәрдановның Төмәнгә сәяхәте

Динар, сез күптән түгел Төмән якларында булдыгыз. Шул турында сөйләп китсәгез иде.

-Төмән өлкәсенә беренче генә баруым түгел. Дәүләт бюджет оешмасы “Идел” яшьләр үзәге белгече буларак узган ел Яшьләр көнендә катнаштым. Анда җыр буенча остаханә оештыру максатыннан чакырылган идем. Ә быел Төмән өлкәсендә эшләп килүче “Яшь буын”дип исемләнгән татар яшьләре иҗтимагый оешмасына 20 ел тулу уңаеннан концерт программасы белән чыгыш ясарга чакыру алдым.

-“Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз?

– Оешмага 1999 нчы елда нигез салына. Ул 20 ел инде мәдәният һәм белем юнәлешендә уңышлы гына эшләп килә, яшьләрне минифутбол, волейбол кебек спорт чараларына тартуга зур тырышлык куя. Соңгы елларда Татарстан республикасы ярдәме белән Төмән өлкәсендә ФДББС (ФГОС) ның яңа таләпләрен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып барыла.   Заман таләпләренә җавап бирә торган уку әсбаплары белән мәктәпләрне, шулай ук татар авылы җирлегендә урнашкан китапханәләрне  яңа әдәби китап белән тәэмин итүдә  “Яшь буын”шулай ук үз өлешен кертә. Оешма әгъзаләре өлкәдә төрле бәйрәмнәргә багышланган концерт программасы белән чыгыш ясый, яшьләр өчен кичәләр уздыра.

Оешма белән кем җитәкчелек итә?

– “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрит Зәки улы Корманов. Ул Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Үз эшенә бирелгән, милли җанлы шәхес. Мөмкин булганча төбәктәге татар мәктәпләренә һәм мәдәният учакларына төрле юнәлештә  булышлык күрсәтә.

Динар, кайбер чит төбәкләрдә  татар телендә газета – журналлар чыга. Ә Төмән өлкәсендә татар матбугаты ни хәлдә икән?

-Төмән өлкәсендә татар телендә “Яңарыш”дигән газета чыга. Аның тәүге саны 1990 елның 15 сентябрендә дөнья күргән. Бу баруда шулай ук редакция хезмәткәрләре белән дә очрашып, аралашып, фикерләшеп алдык. Редакция өлкәнең әдәби, милли-мәдәни тормышын җанландыруга зур өлеш кертә. Аларга чын күңелдән уңышлар телисе килә.

Концерт прогаммасы белән кайларда чыгыш ясадыгыз?

– Фәрит Зәки улы белән бергә киңәшләшеп, татар җыр – моңын милләттәшләребез яши торган авылларга ирештерү максатын куйдык. Санаулы минутларны нәтиҗәле итеп бүлеп, көнгә ике концерт та куярга туры килде. Фәрит Зәки улы Корманов үзе дә сәләтле кеше : яхшы алып баручы, матур җырлый. Шулай ук Гөлфия апа Левкова да үзенең дәртле җырлары белән тамашачылар күңеленә хуш килде.

Концерт программасында нинди җырларга өстенлек бирәсез?

-Мин чыгышка әзерләнгәндә, гомүмән, эчтәлекле, мәгънәле җырлар сайларга тырышам. Репертуарымда төрлесе бар: халык җырлары, эстрада, шулай ук дини эчтәлеклеләре дә шактый. Залдагы тамашачыларның яшь үзенчәлекләрен, зәвыгын чамалап, күзаллап чыгыш ясыйм. Мәсәлән, бу концертларда кечкенә балалардан алып 90 яшьлек әби-бабайлар да бар иде, шуңа күрә һәммәсенең күңелен күрергә тырыштык. Яшь буын вәкилләре күп булу бик сөендерә, чөнки алар милли моңнарыбызны ишетеп, тыңлап үсәләр бит.

Чит төбәкләрдә яшәүче милләтәшләр милли җыр – моңнарны ничек кабул итә?Онытып бетермәгәннәрме?

-Бик яхшы кабул итә. Милләтәшләребез уйландыра торган җырларны чын күңелдән кабул итеп, моңаеп – елап та; күңелле заманча җырларга кушылып, биеп тә ала. Күзәтүем буенча, халык нигездә  барыбер җырның эчтәлегенә игътибар итә. Тагын шуны әйтәсем килә, монда иҗатым белән таныш тамашачыларны да очраттым. Гаҗәпләндем дә, шатландым да. Мине кемдер эстрада, кайберәүләр дини эчтәлекле җырлар башкаручы буларак беләләр икән.

-Татар җырчылары еш була микән ул якларда?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Бер авылда: “Беренче тапкыр Казаннан килгән җырчы, артист син”,- дип әйттеләр. Икенчесендә: “Бу сәхнәдә Әлфия апа Авзалова да җырлаган иде,”- дип искә алучылар да булды.

Динар, Төмән ягыннан нинди уй- хисләр белән кайттыгыз?

-Ошатып, яратып кайттым.  Кайда гына барсак та, милләтебезгә хас кунакчанлык, гадилек, хөрмәт  сиздем. Ачык йөз, тәмле тел, сый – табын әзерләп кабул итәләр. Тагын килегез дип, истәлеккә фотоларга төшеп, изге теләкләр юллап озатып калалар.

Тагын шуны әйтәсем килә, урман, күлләргә бай як. Әбиләр чуагы вакыты иде бит. Бормалы юллар аша, кояшлы көндә көзге урман эчендә урнашкан авылларга килеп керәсең…Үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең.

 

Регина Нур беренче концертын урамда куйган Назад к новостям Сания Хәлиуллина: “Баяным - гомерлек юлдашым.”