27.05.2025

«ТатАрча Мирас» мәгариф проекты Арча районында узачак

Россиянең төрле төбәкләреннән килүче татар яшьләре өчен Арча районында «ТатАрча Мирас» мәгариф проекты узачак. Ул Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла һәм 4-9 июнь көннәрендә булачак. Барлыгы проектта Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 60 катнашучы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, иҗатка мөкиббән яшьләрне җыйганнар.

«Без ел саен «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар, сменалар оештырабыз, булышабыз. Ә инде хәзер үзебезнең иҗат итүче татар яшьләрен җыярга булдык. Әлеге көнгә илнең 30 төбәгеннән гаризалар кабул иттек. Безнең әлеге смена тулысынча иҗатка багышланган. Шушы биш көн эчендә катнашучыларга гореф-гадәтләребезне, халкыбыз бәйрәмнәрен күрсәтербез. Шуннан осталык дәресләре булачак һәм күп кенә экскурсияләр булачак. Проект уникаль, беренче тапкыр оештырыла», – диде ул.

«Безнең чараларда катнашучыларның күпчелеге үзләре яшәгән төбәкләрдә төрле проектларның җитәкчеләре булып торалар. Алар йолаларыбыз буенча халкыбыз бәйрәмнәрен оештыралар. Кичке чараларның күбесен төбәкләрдән килгән татар яшьләре үзләре үк алып баралар. Мәсәлән, Свердлов өлкәсеннән киләчәк яшьләр «Каз өмәсе» йоласын күрсәтмәкчеләр. Шуннан соң Чиләбе яшьләре спорт белән бик актив шөгыльләнәләр. Алар көннәр җылы, матур торса, ачык һавада спорт бәйгеләре үткәрергә телиләр. Ул яшьләрнең күбесе Казанда булган инде. Шуңа күрә дә аларның Татарстанның районнарын һәм авыл тормышын күрәселәре килә. Шуңа күрә дә без данлы Арча якларына күз салырга булдык», – ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева.

Фото: «Татар-информ»

 

КФУның Алабуга институты хәрбиләргә мотоцикллар тапшырды Назад к новостям Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнаша