Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнаша
25 майда Түбән Новгородта креатив индустрияләр һәм ИТ компетенцияләре буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы старт алды. Финалда 195 конкурсантлар катнаша. Татарстан Республикасы төп яшь категориясенең 13 компетенциясендә һәм яшүсмерләр категориясенең 5 компетенциясендә катнашачак.
Финалда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан җибәрелгән сәламләү сүзләрен Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин укыды.
Ярышлар программасы Түбән Новгородта һөнәри белем бирү федераль технопаркы мәйданчыгында узачак. 26 майдан көллият һәм техникум студентлары (“Төп” категориясе) һәм 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары (“Юниорлар” категориясе) ярышачак. Профильле индустрияләрнең яшь белгечләре индустриаль зачетта, чит ил дәүләтләре вәкилләре – халыкара зачетта катнаша.
Оештыручылар: Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә, федераль оператор – Профессиональ белем үсеше институты, регион-оештыручы – Түбән Новгород өлкәсе.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча
Фото:Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте