“Татарстанның ел укучысы -2025” билгеле
Казанның 2 нче лицей-интернатының унберенче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин “Татарстанның ел укучысы -2025” титулына ия булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат хезмәте хәбәр итә. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү узды.
Абдуллин 2021-2022 нче уку елында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер, 2022-2023, 2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында икенче урынны алган. Ә 2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларында информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында беренче урынны яулады.
2023 һәм 2024 елларда IOI Халыкара олимпиадасында алтын медаль алды.
Ул августта узачак IOI 2025 елгы олимпиадада катнашу өчен Россия җыелмасына дәгъвачы булып тора.
Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы