“Узган гомеремне барлап чыгам, күңел дәфтәремне актарып”… Зөлфия Игдисанова
Әңгәмәдәшебез тормыш диңгезенең дулкыннарын ярып, давыллары белән көрәшеп, сынауларга бирешмичә һаман алга омтылучы, игелекле хезмәте, олы җанлылыгы белән ихтирам яулаган күпкырлы, булдыклы шәхес. Сүзебез Зөлфия Миңлехан кызы Игдисанова турында.

–Зөлфия ханым, якыннан танышыйк әле. Сез кайсы яклардан буласыз?
–Мин Пермь өлкәсенең Шауба елгасы буена урнашкан Ислагын (Исле агым) дигән бер генә урамлы кечкенә авылда туып үстем. Гаиләбездә 4 бала. Алар арасыннан беренче кыз бала булганлыктан, әти-әнинең кул астына иртә кердем. Авыл баласы шулай бит инде ул. Кечкенәдән эш җаен белеп үсә.
–Кечкенә авыл булгач, читкә йөреп укырга туры килгәндер инде?
–Әйе. 40 градус салкынмы, буран яисә яңгырмы, дәрес калдырмыйча, күрше Байтирәк авылына йөреп укыдым. Әти анда математика укытты, әни буфетчы һәм техничка булып эшләде. Бу татар мәктәбендә биш сыйныф укыганнан соң, әти теләге буенча, мине рус мәктәбенә күчерделәр. Алга таба институтта укырга җиңел булсын, дип уйлагандыр, күрәсең.
–Татар мәктәбеннән соң русча уку кыен булмадымы соң?
–Башта җиңел булмады, билгеле. Күңелемә бик авыр, көчле тәэсир иткән бер вакыйга истә калган. Татар мәктәбендә билгеләрем гел бишле иде, ә рус мәктәбендә беренче диктантны икелегә яздым.
Өйгә кайткач елап утырам. Әти бер сүз әйтмичә,“Пионерская правда” газетасын кулыма тоттырды. Әле дә исемдә, анда авырлык килгәндә, төшенкелеккә бирелмәскә, бар көчеңне җыеп, каршы торырга, җиңәргә кирәклеге турында язылган иде. Беләсезме, ул алдагы тормышым өчен дә бик файдалы язма булып чыкты. Ә икеле минем өчен беренчесе һәм соңгысы булды. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда ике генә дүртле, калганнары бишле иде. Район үзәгендә урнашкан мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамладым.
–Шулай итеп, һөнәр сайлау вакыты да килеп җиткән.
–Һөнәр сайлау турында озак баш ватмадым, әти юлыннан атладым. Пермь дәүләт педагогика институтына укырга кердем һәм физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлап чыктым. Бүленеш буенча үземнең әти эшләгән мәктәпкә билгеләндем. Бу минем өчен зур бәхет булды. Әтиемнең дәресләренә кереп, аның укыту тәҗрибәсен үземә сеңдереп бардым.

–Педагогик эшчәнлегегез турында сөйләшик әле, Зөлфия ханым.
–Һөнәрем буенча математика укытучысы булсам да, бу фән белән генә чикләнеп калып булмады. Ни өчен дигәндә, авыл мәктәбе, коллективта күпчелек хатын-кыз, декрет ялына китәләр. Аларның дәресләрен укытмыйча булмый бит. Утыз дүрт ел дәвамында күп предметлар үзләштерергә туры килде: физика, астрономия, химия, биология, география, тарих, рус теле, музыка, хезмәт. Алар арасында күңелемә хуш килгәне химия фәне иде. Укытудан тыш организатор, завуч булып та эшләдем. Мәктәптә класстан тыш тәрбияви чаралар да күп. Төрле түгәрәкләр оештыру – шулай ук укытучының күп төрле вазифаларыннан берсе. Үз фәнем буенча гына түгел, ә фото, тегү-бәйләү, немец телен өйрәнү (чит ил телен укытучы юк иде) түгәрәкләрен дә алып барырга туры килде. Җәй көннәрендә мәктәп яны лагеренда берничә ел җитәкче вазифасын да башкардым. Хәзер шуларны искә төшереп утырам да, ничек өлгердем, каян килде икән көч дип, шаккатам. Әле бит гаилә бар, мал – туар, кош – корт… Ярый инде, хезмәтемне күрделәр, хөрмәтләделәр, “Отличник просвещения” билгесенә лаек булдым.
–Сез төгәл фән укытучысы булсагыз да, бик нечкә күңелле, хисләргә бай иҗади шәхес. Еллар йомгагын сүтик әле, Зөлфия ханым. Беренче тапкыр шигырь язу теләге кайчан уянды?
–Иң беренче шигыремне тугызынчы сыйныфта укыганда яздым. Иптәш кызым белән аның егете турында.15-16 яшьләр тирәсе, яшьлек дәрте уянган чор. Ул шигырьне иптәш кызым блокнотымнан ертып алган, үземдә сакланмады, кызганычка каршы. Институтта укыганда бераз языштырдым.Ныклап торып туксанынчы елларда кулыма каләм алдым.
Шигырьләремдә, нигездә, үземнең хис – кичереш, уй – фикер, күңел тойгыларым чагыла. Тормышта төрле хәлләр очрап тора: кайгы-хәсрәт, көлкеле очраклар да… Олыгая барган саен яшьлек сагындыра. Аны «якты» юмор аша күрсәтергә тырышам.
–“Кабатланмас мизгелләр” җыентыгы кайчан басылып чыкты? Ни өчен шундый исем бирдегез?
–“Кабатланмас мизгелләр” җыентыгымны 2018 нче елны бастырган идем. Гомер агышында бер генә мизгел дә яңадан кабатланмый. Туганнан башлап соңгы сулышка кадәр һәр мизгел үзенчәлекле, истәлекле.

–Сез татар телендә иҗат итәсезме?
–Әйе, шигырьләремнең күпчелеге татар телендә. Русчалары да бар.
–Әхлак, тәрбия темасына язылган шигырьләрегез дә шактый. Кешеләрдә нинди сыйфатларны кабул итә алмыйсыз һәм кайсылары күңелегезгә якын?
–Һәркемнең язмышы, холкы, фикере, дөньяга карашы төрле.
Камиллеккә омтылучыларны хөрмәт итәм, ә гомерләрен бушка уздыручы, эчкечелек нәтиҗәсендә түбәнгә тәгәрәүчеләрне күреп, эчем поша. Аларны ничек бу афәттән коткарырга?
–Якыннарыгыз арасында шигырь язу белән мавыгучылар бармы?
–Әти белән әни икесе дә ара-тирә булса да, язалар иде. Сеңлем Фирдәвес ике җыентыгын бастырып чыгарды. Үземнең дә икенче җыентык чыгарырлык шигырьләрем җыелды.
–Шигырь язудан тыш тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
–Мавыгуларым шактый минем. Балачактан ук станокта палас, тастымал, диван җәймәләре сугарга өйрәндем. Аларны күп суктым. Хәтта күпмесендер сатканым да булды. Берничә тастымалым Мәскәүдә ВДНХда да булып кайтты. Бәйләргә яратам. Кыш буе ниләр генә бәйләмим! Оекбаштан башлап, свитер, пледлар һ. б.
–Тагын бер шөгылегезне әйтмәдегез бит әле, Зөлфия ханым.
–Әәә… Музыка коралларында уйныйм. Үзлектән өйрәндем. Башлангыч сыйныфта укыганда, әтием мандолина алып бирде. Гаилә зур, өйдә булмый, шуңа күрә тышка чыгып яисә мунчага барып уйнарга өйрәндем. Бер елдан соң әти баян алып бирде. Анысына да үзем өйрәндем. Ноталар буенча да уйныйм.
Соңыннан ике баян булды. Олыгая барган саен, баян авырая башлады, синтезатор алырга туры килде.

–Сез бит әле тамада буларак та билгеле.
–Тамадасыз юбилейлар, туйлар, хәтта туган көннәр дә күңелле үтми.
Безнең заманда авылга махсус тамада чакыру гадәте юк иде.
Түләүсез тамада булганда, нигә кирәк алар? Шулаймы? Менә мин шундый алып баручы идем. Сценарийларны да төрле кешегә төрлечә язам. Юбилярны яхшы белгән кеше генә бәйрәмне матур итеп уздыра ала бит.
–Әтиегез Миңлехан, әниегез Фатыйма турында талантлы, уңган кешеләр иде, диләр. Аларны искә алып үтик әле, Зөлфия ханым.
–Чыннан да, әтием бик талантлы кеше иде. Үзлегеннән өйрәнеп, күп кенә музыка коралларында уйнады. Картәтием дә скрипкада төрле көйләрне бик оста башкара иде. Абый да гармунда уйнады. Музыкага сәләт алардан күчкәндер. Гомүмән, әтинең күп һөнәрләрен үзебезгә үрнәк итеп алдык: фотография “чире” дә аннан күчте. Төннәр буе әти белән фотолар ясый илек.Ул вакытта плёнкалы иде бит алар. Соңынан бу һөнәрем дә кирәк булып чыкты.Төрле чараларны истәлеккә төшердем. Әнием бик җитез, өлгер, бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшли иде. Бәйләү, туку, тегү эшләренә аннан өйрәнеп үстем. Сигезенче сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсенә үземә күлмәк тектем. Ак төстәге капрон күлмәк иде ул. Тегә белүемнең дә алдагы тормышымда файдасы булды. Мәктәптә эшләгән вакытта әзер күлмәкләр алуы авыр, юк иде алар. Пермьнән материаллар алып кайтып, үзем тегеп кидем.
–Үзегез кебек иҗат сөючеләр белән аралашасызмы?

–Аралашам. Элек төрле очрашуларга йөри идем. Хәзер контактта Татарстаннан, Башкортстаннан җырчылар, композиторлар, шигырь язучылар шактый. Татарстан язучылар берлегендә торучылар да бар. Иҗатташ дусларыма шигырьләр белән комментарийлар язам. Бергәләшеп фикерләшәбез, истәлекләр белән уртаклашабыз.
–Зөлфия ханым, ихлас җавапларыгыз, тәрбияви әңгәмәгез өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә. Әле озак – озак еллар иҗат учагыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен. Сезне хөрмәт иткән, яраткан укучыларыгызны шатландырып, бай тормыш тәҗрибәгез, файдалы киңәшләрегез белән уртаклашып иҗат итәргә язсын!
Фотолар шәхси архивтан алынды.