11.04.2023

2 000 000 сум. Көрәш федерациясе милли спортны зурлый.

Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров хәбәр итүенчә, 2023 елгы көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүче калган командага 1 миллион сум күләмендә акча бүләк ителәчәк. Алдынгыларны билгеләү өчен 10 ярышның нәтиҗәләре исәпкә алына. Шулай ук, 2 урын – 500 мең сум, 3 урын – 250 мең сум, 4 нче урын – 150 мең, 5нче урын – 100 мең сум акча отачак. Көрәш үсешенә яңа алымнар кертү командалар арасындагы көндәшлекне тагын да көчәйтер, мөгаен.

Моннан тыш, апрель аенда авыл районнарына кергән техникумнар һэм көллиятләр арасында Мамадышта, 22-23 нче апрельдә шәһәр статусы алган урта махсус белем бирүче Казанда көрәш ярышлары узачак.

26 апрельдә исә урта махсус белем бирүче уку йортлары арасында республика күләмендә көрәш бәйгесе узачак. Әлеге мәсъәләне хәл итү, оештыру мизгелләре буенча җыелышлар Казан энергетика көллиятендә еш узып тора.

Положение 26 апрель

Актанышта Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогына ярышлар узды Назад к новостям  “МУЗЫКА, ҖЫР — МИНЕМ ТОРМЫШЫМ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕМ", - ди Алия Закирова