27.03.2023

Актанышта Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогына ярышлар узды

24 – 25 март көннәрендә районыбызның «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара көрәш турниры узды.

Актанышта 23 нче ел рәттән оештырылучы татар-башкорт көрәш бәйгесенә быел да республикабызның төрле районнарыннан катнашучылар җыелды.

Турнирда 47 команда составында 333 2008-2009 елгы яшүсмер батыр бил алышты.

Ике көн дәвам иткән турнирда Чаллы шәһәре командасы I урын яулады.

Актаныштан җиңү белән кайттылар

Егетләр бәйгенең иң олы бүләге- тәкәгә лаек булды. II урында исә  Актаныш көрәшчеләре, III урында Кукмара яшүсмерләре. Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов тәбрикләде.

"МАНЗАРА" елны башлый. Фикер Назад к новостям 2 000 000 сум. Көрәш федерациясе милли спортны зурлый.