29.05.2023

 “МУЗЫКА, ҖЫР — МИНЕМ ТОРМЫШЫМ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕМ”, – ди Алия Закирова

Тумышы белән Башкортстанның Туймазы районы Серафим авылыннан, хәзерге вакытта  Кандра  авылында яшәүче искиткеч сәләтле, тырыш, тыйнак музыка укытучысы Закирова Алия Фәрит кызы белән аның иҗат юлларын һәм үрләрен барлап утырабыз.

Алия, Сез күпкырлы сәләт иясе. Иҗатыгызның чишмә башы кайчан һәм кайда башланды?

—Гаиләмдә.  Әти – әни иҗатка, җыр – моңга гашыйк кешеләр.  Әни әле һаман да төрле төркемнәр белән чыгышлар ясап йөри. Әтием һөнәре буенча электрик. Бик матур җырлый, туган көннәр, туйлар алып барды, шигырьләр язды. Кеше күңелен, рухын күтәрә белә торган, телебезне үстерү өчен тырышып йөри торган кеше иде ул. Ике апам, дүрт абыем һәм мин ( төпчек бала) менә шундый гаиләдә үстек.

Әти – әни кечкенәдән сәләтемне үстерергә тырышкан, күрәсең. Әле дә хәтердә, кунаклар килгәч,  төрле бәйрәмнәрдә  “Җырла – җырла дип әйтәсез”, “Тала – тала” дип җырлаганым.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар дигәндәй. Сезгә  бу юнәлештә шактый үрләр яуларга туры килгәндер?

(Алия әнисе Минеруза Зәки кызы белән)

—Чыннан да шулай. Беренче сыйныфка укырга кергәч, музыка мәктәбендә дә белем алу теләге уянды. Музыка мәктәбе бездән шактый еракта урнашканга, башта әти – әни каршы булдылар, тик соңыннан барыбер рөхсәт бирделәр.  Нишләптер фортепианода уйнарга  өйрәнәсе  килде, ләкин мине скрипка классына яздылар. Сигез ел  буена укытучым Ягудина Галина Шамил кызы мине бу уен коралында уйнау серләренә төшендерде.  Беренче баскычым – музыка мәктәбе булды.

Ә икенче баскыч?

—Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, педагогия яисә медицина юнәлеше буенча китимме,  дигән уйлар килде. Әмма әти киңәше белән Октябрьский шәһәренә юл тоттым. Анда музыка училищесында  татар – башкорт бүлеге ачылган икән. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем. Укытучыларым Вәлиева Закира Нурулловна, Мусина Гөлия Закировна : “Губка кебек барысын да сеңдереп бар”,  –  дияләр иде. Чыннан да, монда күп нәрсәгә өйрәндем: җырларга, биергә, баянда уйнарга, хор белән эшләргә… Төрле халыкларның гореф – гадәтләрен, йолаларын  өйрәнүгә  нык  игътибар бирделәр. Дүрт ел белем алып училищены бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыктым.

Училище сезне, чыннан да, күп нәрсәгә өйрәткән, сәләтегезне ачкан.

—Әйе. Бу уку йортына керүемә һич үкенмим. Бергә укыган төркемдәшләр белән очрашып, әле һаман да ул елларны сагынып искә алабыз. Бер гаилә булып тупланып укыдык,  яшәдек. Шуны  әйтәсем килә: безнең төркем бик көчле иде. Төркемдәшләрем  арасында хәзерге вакытта музыка өлкәсендә  танылган шәхесләр бар. Мәсәлән, Әлфия Сәетова (Гареева), Светлана Матвеева, танылган баянчы Роберт Хәлилов, зур дәрәҗәгә ирешкән биюче Азамат Латыпов, көчле иҗат коллективлары белән билгеле Айгөл  Рәсүлева…

Музыка училищесын тәмамлагач кая юл тоттыгыз?

—Училищедан соң Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына кермәкче идем, тик анда татар бүлеге юк, ә башкортча укырга авыр булыр дип, Казанга киттем.

Казанга баруым да  кызык кына булды.  Анда бердәнбер белгән кешебез Госман хәзрәт. Ул дини эшчәнлеген  безнең Серафим авылында башлаган. Әти фотоларын җыеп бирде дә: “Мөселман институтына бар, Госман хәзрәт  изге кеше, киңәшләрен бирер”, – диде. Бер үзем Казанга чыгып киттем. Бардым, таптым  уку йортын. Ул вакытта сотовый телефоннар юк бит инде, телеграфка кереп әти – әниләргә шылтыраттым, мәчеткә кереп хәер бирдем. Аннары Госман хәзрәтнең өенә  юл тоттым, тормыш иптәше ачык йөз белән, бик җылы каршы алды. Үземнең уй – хыялларым турында сөйләп биргәч, Госман хәзрәт мине җыр – бию коллективы җитәкчесе  Ринат Вәлиев белән таныштырды. Ринат Вәлиев башта консерваториядә Зилә Сөнгатуллинага тыңлатты, аннары педагогия институтына бардык. Нәтиҗәдә,  Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетына барырга дигән уртак фикергә килдек. Хор һәм дирижерлык итү бүлегендә укый башладым. Хор һәм дирижерлык буенча укытучым Яхъяев Марат  Гомәр улы,  вокал  укытучым –Хәсәнова Люция Бари кызы булды.  МинҺаҗева Луиза Петровна җитәкчелегендәге “Нурлай “ ансамблендә  солист буларак, төрле халык җырларын башкарып, күп чараларда катнашырга туры килде.  Мондый ансамбльдә җырлау бик зур дәрәҗә иде. Бер бүлмәдә Зәйнетдинова Алсу (Асылъяр),
Мирная (Яруллина) Раушания белән  дус-тату, үзара ярдәмләшеп яшәдек. Сабакташларым Казанда билгеле иҗат кешеләре: укытучы, артистлар. Алардан кешеләрне танып – белергә, иҗат  өлкәсендә күп нәрсәгә өйрәндем, тормыш тәҗрибәсе тупладым.

Тырышып укыдым, университетны кызыл дипломга тәмамлап чыктым.

 

Димәк, Казан Сезгә яңа офыклар ачкан.

— Әйе. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлап,  ике ел музыка мәктәбендә эшләдем. Шулай ук  “Сорнай” фольклор ансамбле белән гастрольләрдә шактый йөрергә туры килде. Төркемнең җитәкчесе Татарстан Республикасының  атказанган сәнгать  эшлеклесе  Гыйләҗев Ринат   Гәрәфи  улы.

Казанда уңышлы гына иҗат белән шөгыльләнгәндә ни өчен Башкортстанга кайтып киттегез?

—Шулай туры килде инде. Язмыш юллары мине Кандрага алып кайтты. Анда тормыш иптәшем Эльдар белән очрашып, гаилә кордык. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, өч бала тәрбияләп үстерәбез.

Кандрада музыка буенча эшчәнлегегезне дәвам иттегезме соң?

—Әйе, яраткан эшемне фольклор ансамблендә дәвам иттем. Балалар, ата – аналар белән уртак тел табып яхшы гына эшли башладым. Казанда укыганда  татар кураенда уйнарга өйрәнгән идем, аның да файдасы тиде.  Укучыларымны да бу шөгыльгә  өйрәттем. Әнә шулай унөч ел узып та китте.

Беренче чыгарылыш укучыларыгызны хәтерлисезме?

—Беренче чыгарылыш дияргә була Хабибуллин Марсельне. Бик актив бала, җырларга теләге зур  иде. Әти – әниләре дә нык ярдәм иттеләр. Октябрьскийда музыка училищесын тәмамлап, бүгенге көндә Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан  республикаларының халык артисты Идрис Мөдәрис улы Газиев төркемендә  Уфада белем ала.  Шулай ук Латыпова Розалина, Сагитов Альберт  җыр буенча укуларын дәвам иттеләр.

Алия, Сез бит җырчы да булып китә алгансыз. Ни өчен балалар белән эшләүче музыка укытучысы һөнәрен сайладыгыз?

—Мин үземне, нишләптер, артист, җырчы итеп күз алдына китермәдем. Диплом тапшырганда училище директоры Владимир Геннадьевич Рихтер: “Уңышлар телим, сез бик яхшы укытучы булачаксыз”, – дигән иде. Аның юраганы юш килде, бүгенге көнгә кадәр балалар белән эшлим. Әлеге юлдан китүемә һич үкенмим. Укучыларымның ирешкән уңышларында минем дә өлешем бар бит дип шатланам.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшемне яратып башкарам, балаларның ышаныч белән төбәлгән карашларын күрәм дә, барлык ару-талулар юкка чыга.

Берничә бик сәләтле, тырыш , төрле бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган укучыларыгызның исеменәрен атап китсәгез иде.

—Хәзерге вакытта минем класста утыз бала шөгыльләнә.  Күп конкурслар лауреатлары Ахмедьянов Марат, Закирова Айсылу,  Галиуллина Айгизә, Хабибуллин Марсель, Ахметьянов Рамазан, Янбухтина Камилла, Хәйдәров Айдан, Габдуллин Шамиль, Латыпов Камил, Ахметшин Динияр һәм Даниэль, Биктимирова Анелия. Теләкләре зур булган, сәләтле, тырыш балаларны һәрвакыт бәйгеләрдә катнаштырырга тырышам.

Җыр  тәрбия чарасы да дибез. Балалар белән эшчәнлек юнәлешләрегез турында сөйләп китсәгез иде.

—Балалар белән төрле телдә җырлар өйрәнәбез: татарча, башкортча, русча, инглизчә. Репертуар сайлаганда күбрәк халык җырларына басым ясыйм, чөнки  иң җылы хисләр, иң матур тойгы –  моңнар алар аша бала күңеленә үтеп керә.  Иҗат, җыр аша туган телне саклыйсы иде.  Балаларның  тавышлары үзгәрү, үсешен даими күзәтеп  барам. Уңыш укытучыга да, укучыга да җиңел генә бирелми, нык тырышлык таләп итә.

Мин үскәндә, балачакта, җыр – моңга һөнәри дәрәҗәдә өйрәтүче булмады, ә хәзер андый мөмкинлекләр күп.  Җыр юнәлешендә баланың сәләтен үстерү  юнәлешендә белгеч шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм.

Тавыш ул тере организм, аны ничек сакларга, кулланырга,  ничек сулыш алырга кирәклегенә,  шулай ук сәхнә культурасына өйрәтәм. Тере музыка инструментларына кушылып, үз тавышларын ишеттереп җырлатам. Музыка мәктәбендә укыган бала нинди дә булса  инструментта уйный белергә тиеш дигән фикердә  торам. Укучыларыма бүгенге көн белән генә түгел, ә алга, киләчәккә карап, уйлап яшәргә кирәклеген аңлатырга тырышам.

—Тәҗрибәле укытучы буларак әйтегез әле, бөтен баланы да җырларга өйрәтеп буламы?

— Теләге, сәләте булмаса, балада иҗатка мәхәббәт уяту кыен. Җырчы булу өчен сәләт һәм нык теләк, тырышлык, үз өстеңдә эшләү кирәк. Теләге булган баланы күз карашыннан сизәсең. Бервакыт телефоннан шылтыраталар: “Энергиясе ташып торган бер бала бар, шуннан кеше ясый алмассыз микән”. “Кеше ясый алмассызмы”дигәне – иҗат аша  сәләтен үстерә алмассызмы дигән сүз инде. Очраштым, шундый самими, саф энергетикалы бала. Күзләрендә укытучыга хөрмәт, өйрәнү теләге.  Бу бала үзе өчен яңа ачышка әзер. Укучым Айдан Хәйдәрев турында да әйтеп узыйм әле. Ул миңа күптән түгел генә килсә дә, инде бик күп бәйгеләр җиңүчесе булды, чөнки тырыш, өйрәнү, җиңү теләге көчле.

Укучыларыгыз нинди бәйгеләрдә катнашалар?

— Бик күп конкурсларда катнашалар. Ел саен “Сулпылар” телевизион конкурсын көтеп алабыз.  Бер ел дәвамында ныклап әзерләнәбез. Балаларны иҗади үсешкә этәрә, зур җаваплылык таләп итә торган бәйге ул. Шаян ТВ (Татарстан)да укучыларым үз сәләтләрен күрсәтеп кайттылар. “Балачак” халыкара вокаль конкурс-фестиваленең сайлап алу турына ун  укучымны җибәргән идем, шулар арасыннан Ахмедьзянов Марат, Закиров Нурислам, Закирова Айсылу беренче урын алып кайттылар.

Конкурслар  баланың музыкаль сәләтен үстерүнең бер формасы. Үз өстендә эшләмәгән укучыны ярышка алып барып булмый бит инде. Моны үз практикамнан чыгып әйтәм.

—Ә укытучыга, профессиональ җырчыга җыр бәйгеләрендә катнашу кирәкме?

—Кирәк, билгеле. Үз иҗатыңны яңарту өчен башкаларның  репертуары, чыгышы белән танышу файдалы дип саныйм. Бәйге ул тәҗрибә алу,  уртаклашу, аралашу урыны. Кеше буларак гади булырга кирәк, “мин – Мин, мин – кем” дип кенә яшәп булмый. Төрле форматтагы концертларга йөрергә кирәк. Татар эстрадасы хәзер популяр, башкорт җырлары бик көчле, татар халык җырлары тавыш мөмкинчелекләрен ачарга ярдәм итә.

Фестивальләрдә кызыклы, сәләтле шәхесләр белән очрашасың, тәҗрибә уртаклашасың. Гомер бик кыска, аны файдалы итеп үткәрергә, Аллаһы Тәгала биргән сәләтне күрсәтергә, үстерергә кирәк.

Балалар белән эшләү күп энергия, вакыт сорый. Үзегезнең иҗатны үстерү өчен вакыт каламы? Фестиваль, проектларда катнашканыгыз бармы?

—Татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен башкаручыларның  “Сөн сандугачы” төбәкара конкурсында  икенче  дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Талантлы халык башкаручыларын ачыклау максатыннан төбәкара “Озын көй” бәйгесендә катнаштым.  “Творческие люди” халыкара конкурсында беренче урын яуладым, республикакүләм “Бишек җыры” бәйгесендә кызым белән бергә чыгыш ясап җиңеп чыктык. Клипларым бар, якын –тирәдәге үзешчән композиторлар белән тыгыз элемтәдә торам, аларның җырларын башкарам.

Репертуарымда Махиянов Булат, Гәрәева Наҗия, Хозина Ирина, Белголова Гөлназ, Сәлимшин Закуан, Гөлнара Хәсәнова-Изибаева, Алия Солтан, Муким Солтан, Илнур Саттаров, Реваль Хисмәтуллин һәм әтием Фәрит Әюпов сүзләренә, көйләренә җырларым бар.

ТНВ каналында “Җырлыйк әле” телевизион тапшыруында катнаштым. Республикакүләм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр арасында педагогик конкурста беренче урын яуладым.

Бәйгеләрдә катнашканда миңа эчке сиземләү ярдәм итә. Җиңү – җиңелү мөһим түгел. Максатым: иҗатымны, үземне тиешле югарылыкта күрсәтү. Урын алу, билгеле, шатлыклы мизгел. Канатланып, яңа үрләр яуларга өметләнеп кайтасың инде.

Нинди җырлар башкарырга яратасыз?

—Күңелгә ятышлыларын сайлыйм. Күңелне айкап чыга торган җырлар башкарырга яратам. Алар күңелле дә, моңсу да булырга мөмкин. Үзешчән авторларның  җырларын башкарам. Классикадан  Р.Яхин әсәрләре күңелгә якын.

—Алия, йомгаклап әйткәндә, иҗат сезнең тормышта нинди урын алып тора?

—Музыка, җыр — тормышым, күңел халәтем. Җыр миңа тормышта бик ярдәм итә: борчуда  да, шатлыкта да. Бөтен кеше дә җырчы булып тумаган бит: кемдер җырлый, кемдер тыңлый. Үземнең  җырларым белән башкаларның күңелен күтәрәм икән, мин бик шат. Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы көненә кадәр аерылмас юлдашы дип, юкка гына әйтмиләр. Миңа төрле яшьтәге кешеләр килә: 70 – 80 һәм 5  яшьтәгеләр дә. “Киңәш бирегез, өйрәтегез”, – дип. Берсенең дә үтенечен кире какмыйм, үземнең белгәнемне өйрәтергә, кулымнан килгәнчә иҗатка омтылучыларга ярдәм итәргә тырышам.

Үзегезнең (сольный) концертны оештыру турында уйлаганыгыз бармы?

—Алла боерса, булыр. Иҗатташым, матур көйләр язучы Гөлназ Ингел кызы Белголова  белән иҗат кичәсен уздырган идек. Концертымны да оештырырга язсын.

Укытучының иҗат өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге нинди коллективта эшләве белән бәйлеме?

Әлбәттә. Эшли торган коллективым бик яхшы. Җитәкчебез Кузьмина Светлана Валерьевна. Элегрәк мин үзем дә директор булып эшләп алган идем, ләкин шундый нәтиҗәгә килдем: мин иҗат кешесе, документлар белән эш һәм иҗатны бергә алып бару кыен. Шүңа күрә үземнән соң Светлана Валерьевна кебек тырыш, хуҗалык эшләрен яхшы белүче кеше кирәк дип уйладым. Светлана Валерьевна бөтен коллективны алга алып бара торган җитәкче.

Иҗаттан тыш Сезгә тагын нәрсә ошый бу дөньяда? 

— Матурлыкка гашыйк, тормышны яратам. Миңа җирдә  эшләү ошый. Күңелемә яткан кешеләр белән очрашырга, кунаклар килгәнен яратам.  Гомүмән, кешеләр белән аралашып яшәргә яратам.

—Тормыш девизыгыз бармы?

—Төшенкелеккә бирелмәскә, алга барырга, кешеләргә ярдәм кулы сузарга, гаиләдә матур итеп яшәргә. Аллага шөкер, тормышымның иң зур бүләге —  өч балам бар, өем бар. Бик матур табигать кочагында яшим. Булганына шөкер.

Бүгенге көндә нинди уй – теләкләр белән яшисез?

—Тормышта, бигрәк тә иҗатта, тыл ныклыгы кирәк. Ул яктан  гаиләмә  — тормыш иптәшем Эльдарга, балаларыма, әти- әниләргә, туганнарыма, якыннарыма мине аңлаганнары, кирәк чакта ярдәм кулы сузганнары,  яңа үрләр яуларга дәртләндереп торганнары  өчен бик рәхмәтлемен.  Иҗат юлындагы уңышларым өчен төрле уку йортларында миңа белем биргән, сәләтемне үстерүгә үз өлешләрен керткән  укытучыларыма рәхмәт, алар алдында баш иям. Тормышымның төрле баскычларында бергә укыган сабакташларга, үзем эшләгән коллективка, укучыларыма, дусларыма, танышларга  чын күңелдән рәхмәт.  Миңа төпле киңәшләре белән ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә дә  рәхмәтемне белдерәм.Үз яхшылыгыгыз үзегезгә күбәеп кайтсын. Дөньяларыбыз имин, тыныч булсын, сау – сәламәт булыгыз.

Эшемдә, иҗат юнәлешендә яңадан – яңа  уңышларга ирешергә язсын. Музыка мәктәбенә җырларга яратучы, сәләтле, тырыш, көчле ихтыярлы  балалар килсен.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

2 000 000 сум. Көрәш федерациясе милли спортны зурлый. Назад к новостям “Манзара”: келәм читендә ниләр бар?