“Манзара”: бер тамаша тарихы. Салават “бисмилла” әйтсәме…
Еллар дәвамында әйтелгәннәрен кушсаң да, Казан циркында моның кадәр “бисмилла” укучы булмагандыр, мәгәр. Бер көн эчендә бит ул!
2019 елның 19нчы гыйнварын искә алуыбыз. “Манзара” спорт-музыкаль премиясе кысаларында көрәш бәйгесенең тарихта икенче тапкыр уздырылган, алай гына да түгел – тәүге мәртәбә циркка “бәреп кергән” көне бу. Һәм көрәш тарихында беренче мәртәбә көрәш тамашачысына машина бүләк ителгән көн дә.
“Бисмилла”ның серен аңладыгызмы инде?! Циркка җыелган 2 меңләп тамашачы менә шул машинага өмет итеп, үзләре генә белгән догасын кабатлады. Хәтта кулларындагы билетларын махсус әрҗәгә салганнан соң да, күзләрен мөлдерәтеп, озак кына шул әрҗә яныннан китми торучылар да шактый шәйләнде. “Менә хәзер шул әрҗәдән сиңа дигән автомобиль килеп чыга!” – дисәң, бил алышларны тамаша кылырга килүләрен дә онытып, цирк фойесында басып торырлар иде, билләһи.

– Моның кадәр халык җыелуны лотереяда машина уйнату белән бәйләп аңлатучылар да булыр. Бәлки арада андыйлар да бардыр. Без вәгъдә иттек һәм шуны үтәдек. Ә кешенең эчендә ни барын белеп булмый. Ләкин шушындый чаралар һәм алымнар аша тамашачыда көрәшчеләргә карата хөрмәт уятырга кирәклеген генә яхшы беләм, – дигән иде шул вакытта безләргә “Манзара” премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов.
Яшермим, үзем дә ул көнне машинага өмет итүчеләр рәтен тулыландырып, тамашачылар залында урын алдым. Әмма көрәшчеләр җирдән күккә бик тиз төшерде: 80 килограмм авырлыктагы Ренас Кәлимуллин Саба пәһлеваны Радик Сафинны “чистага” сыртына салгач беренче тапкыр аһ итсәм, икенче юлы Раил Нургалиев белән Булат Мусин көрәшеннән соң батырларны аягүрә басып алкышладым. Саный китсәң “машина артыннан” килгәнне оныттырырлык бил алышлар шактый булды ул көнне: Айнур Сыртаев илә Эльдар Хәмитов, Ренас Кәлимуллин белән Муса Галләмов, Радик Сәлахов һәм Фәрхат Фәйзуллин каршылыгы… Ә инде финалга чыгу өчен Раил Нургалиев белән Радик Сәлахов алышканда (аеруча да соңгысы җиңүгә ирешкән мәлдә!) әрҗәдәге бисмиллалы билетлар бөтенләе белән онытылды. Ләкин озакка түгел – батыр ачыкланып, алып баручылар: “Машина хуҗасын җиңүче көрәшче билгели”, – дигәнгә кадәр генә!..
Ахыр чиктә цирктагы беренче бәйгенең җиңүчесе булып Муса Галләмов танылды һәм теге әрҗәдән бәхетле билетны алу хокукы да аңа бирелде.
– Могҗиза бу! Әле ышанмыйм да, – дип күкләргә сикерердәй булган иде ул чакта бәхетле билет хуҗасы, үзе дә көрәшче Салават Әсхәдуллин. – Могҗиза! 8 билет алып дусларга тараттым, берсе үземдә калды! Һәм шунысына – машина!
Балтач районының көрәшче Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылы егете Салават көрәшми генә машиналы булды да куйды. Көрәшеп машина ота алырмы, анысын вакыт күрсәтер, әмма ул “Манзара”дагы танылуыннан соң да көрәш тарихында үз исемен берничә тапкыр язды инде – республикакүләм бәйгеләрдә дә җиңүләр яулады, спорт остасы исеменә дә лаек булды. “Манзара”да аннан соң да көрәшми генә машина һәм кыйммәтле бүләкләр отучылар булды әле. Әмма Салават беренчесе булып тарихка кереп калды.
– Хыялым – бөтен көрәшче халкын берләштерү, алар белән бергә атлау, – дияргә ярата Айдар Шәймәрданов. Шул фикерен ул машиналы “Манзара”дан соң да берничә тапкыр кабатлады. – “Манзара” минеке генә түгел, ул – барыбызныкы да. Тамашачы, көрәш җәмәгатьчелеге белән фикердәшләргә әйләнгәндә генә бер сукмактан атлап була.
…Һәм көрәшчеләрне олылап, тамашачыларны куандырып эшләп тә була, Айдар дус, дип өстәргә генә кала.
Сүз уңаеннан, әрҗәгә билет салган вакытта бер якташым җиңнән тартып: “Кайсыбыз да булса машина отсак, 50шәр мең сум бирешәбезме?” – дип сорап куйган иде. “Бирешербез!” – дидем. Азактан да күрдем үзен – авызы ерык иде. “Салават белән кул бирешәсе калган!” – дип елмая. Отмаса да – канәгать! Тамашачының күтәренке кәефе – оештыручылар бәхете инде ул! “Манзара”, димәк, дөрес юлда…
Фәрит Салихов.