27.06.2023

“Манзара”: бер көрәш тарихы

Сөлге чыдады, ә ыштан!…

Раил Нургалиев белән Фирдүс Зәйнуллинның бил алышы үзенең кульминацион ноктасына җиткәндә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенә җыелган халыкка рәхәт бер мизгел бүләк иткән хәлне көрәш сөючеләр яхшы хәтерлидер әле.

Тамашаны алып баручының: “Батырларга сөлге генә чыдасын!” – дип әйтеп бетерүе кая, “шырт” итте Яшел Үзән пәһлеванының спорт чалбары. Әйе-әйе, сез уйлаган урыннан!

Тамашачы гөрләшеп-көлешеп алды, Фирдүс үзе җир ярылса, кысыла-кысыла булса да, шуның ярыгына кереп китәр дәрәҗәгә җитеп сәхнә артына шылды, көндәше – Теләче батыры уңайсызланудан көләргә дә, борчылырга да белмәде! Ә менә тамашаны алып барган Тинчурин театры артисты Артем Пискуновтан да бәхетле кеше юк иде кебек ул мизгелләрдә. Әллә көрәшчеләргә якын торганга, әллә ертык ыштанны беренчеләрдән булып күреп алганга, әллә инде: “Мондый хәл дә була икән!” – дигән уйданмы, тыела алмый көлде Артем. Аның менә шул табигый “әртисләнүе” келәмдәге “гадәттән тыш хәлне” оныттырды да куйды.

…2018 елның 20 гыйнварында район Сабан туйлары батырларын бер келәмгә җыйган тәүге турнирда – “Манзара” бәйгесендә бил алышларның шаһите булырга туры килгән иде. Республика көне уңаеннан Үзәк стадиондагы фестивальдә бил алышулар инде онытылып барган, ә республикакүләм ярышларда баш батырны билгеләми башлаганга дистә елдан артык вакыт узып киткән мәлдә “Манзара”ның көрәш дөньясындагы бу адымын тамашачылар куанып кабул итте. Көрәшчеләрне әйткән дә юк! Чемпион билбавы, саллы гына приз көтә, ләбаса үзләрен! Моннан тыш лаеклы рәвештә (рәсми төстә булмаса да!) Татарстанның баш батыры исемен дә йөртәчәксең.

Оештыручылар рәтендә йөргәнлектән яхшы хәтердә – беренче турнирга көрәшчеләрне сайлап алу шактый бәхәсләр дә уяткан иде. “Район Сабантуе батырларының саны 40тан артып китә, араларында җиңел авырлыкта бил алышучылары да җитәрлек – риза булырлармы?” – дигән фикерләр дә ишетелде. Авырлык димәктән, 2017 елгы район һәм шәһәр Сабан туйларында баш батыр калган көрәшчеләр арасында иң җиңеле Габдеҗәлил Сөләйманов икәне ачыкланды. 62 килограмм! Алексеевск районы батыры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы турнирында катнашудан шунда ук баш тартты.

Шуннан соң тагын бер “вак батыр” – Апас көрәшчесе Рафаэль Хәсәнов белән элемтәгә кердек. Анысы Габдеҗәлилдән бераз гына кайтыш – 70 килограмм!

– Катнашам әле, 100 килограммлыларны да сыртка салган бар, – диде Рафаэль шул вакытта безгә.

Менә шул сөйләшү, дөресрәге Рафаэльнең үз-үзенә ышанычы бәхәсләргә нокта куйды да инде.

– Булды, егетләр, хәл ителде – “Манзара”га 2017 елгы Сабантуйларының баш батырлары гына чакырыла, – дип нәтиҗә чыгарды тамашаны оештыручы Айдар Шәймәрданов.

Шул рәвешле көрәшчеләрнең бер генә авырлык үлчәвендә бил алышачагы игълан ителде. Нәкъ менә Сабан туйларында баш батырны ачыклагандагы кебек. Биредә гәүдә авырлыгына – тәҗрибә, сәләт һәм осталык каршы чыгачак. Кайсы өстенлек итәчәген келәм күрсәтәчәк. Чын келәм батыры шулай ачыклана, диештек.

Исемлек тупланды һәм “Пирамида” сәхнәсенә 41 батырның 23е генә менеп басарга, түгел лә – бил алышырга җөрьәт итте. Бил алышудан баш тартучылар арасында ул елларның Әлмәт һәм Биектау Сабан туйлары батыры Ильяс Галимов (урыны җәннәттә булсын!) белән Балтачның легендар көрәшчесе Айдар Хәйретдинов та бар иде. Беренчесе карьерасына нокта куеп өлгергән булса, ә үз вакытында авыр гәүдәле көрәшчеләр белән бил алышудан куркып тормаган Айдар Хәйретдиновның җавабы катгый булды: “Турнир турында ишеткәч, көрәшү теләгем бик көчле иде. Әзерлексез килеш келәмгә чыгарга ярамый. Әзерлек булса гына”, – дигән иде Балтач батыры.

…“Манзара” беренче көненнән үк яңалык арты яңалык кертүдән куркып тормады: жирәбәне тамашачы һәм көрәшчеләр каршында ясау – менә шул тәвәккәл адымнарның берсе. Моңа нинди тәвәккәллек кирәк булсын инде, дисезме? Ялгышмагыз! “Финалга лаек көрәшчеләр беренче әйләнештә үк очрашса, хәлиткеч алыш кызыксыз булмасмы? Гадәттә, мәртәбәле кунаклар да финал алышларын тамаша кылырга ярата. Димәк, моның ише жирәбә белән маташып, аларның “кәефен” кырып куюыбыз ихтимал!” – башка бер оештыручы шундый фикерне алга сөрер иде. Ләкин Айдар Шәймәрданов түгел!  “Халыкта кызыксыну уятыйк, көрәшчеләр көндәше ачыкланганны көтеп дер калтырап торсын”, – дигән сүзләре хәтердә Айдар дусның!

Жирәбәгә аерым тукталу юктан түгел: “Манзара”ның тәүгесендә Фирдүс белән Раилне ул финалда гына очраштырды. Бәхет эше! Башка көрәшчеләр үпкәләмәсен, ләкин ул көнгә бил алышучылар арасында иң көчле ике көрәшче иде алар.

Финалга кадәр Раил җиңелрәк көрәшчеләр белән “җылынып” маташканда, Фирдүскә үзе кебек авыр гәүдәле Марат Мөхәммәтҗанов, Фәрхәт Фәйзуллин ише көрәшчеләрне тәгәрәтергә туры килде. Менә шулар белән ару-талу гына җитмәгән, ыштанының да уңайсыз хәлгә куеп торуын әйт әле син!..

Кыскасы, финал алышының бер мизгелендә Раил Нургалиевның көрәктәй куллары белән күтәреп алуына Фирдүс Зәйнуллин каршылык күрсәтә алырлык хәлдә түгел иде инде. Тезләнеп тә карады, чәбәләнеп тә – ләкин ике баллга сыртына барып төште. Финал алышын хәл иткән, беренче чемпион билбавын яуларга булышкан алымы булды бу Раилнең.

“Манзара” билбавына Раилдән соң Муса Галләмов, Рәнис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов (ике тапкыр!) һәм Эльдар Хәмитов кебек көрәшчеләр лаек булганы бар. Раилнең үзенә генә бәхет елмаймый. Хәер, болары инде бөтенләй башка вакыйга һәм аларны бүтән вакытта тәфсилләп искә төшермичә дә булмас.

Фәрит Салихов.

 

“Манзара”: келәм читендә ниләр бар? “Көлкегә калабыз, егетләр!” Назад к новостям “Манзара”: келәм читендә ниләр бар? Мәйдан – батырларга: теләсәң дә кертмиләр/